Россия энергетика агентлыгы” ФГБУ һәм “СИРТЭК” Ассоциациясе Россия Энергетика министрлыгы булышлыгында 2018 елның 7 июнендә Мәскәүдә “Россиядә кече бүленгән генерациянең киләчәге ерактагы һәм изоляциядәге территорияләр” фәнни-гамәли конференция үткәрәчәкләр.
23-28 нче апрель көннәрендә Мичән төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар айлыгы кысаларында “Татар теле атналыгы” үткәрелде.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләребез өчен "Тукай-бөек татар шагыйре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
Башкарма комитет хезмәткәрләре территорияләрен җыештырдылар.
26 апрельдэ Сарман сәнгать мәктәбендә Сарман районының сәләтле балалары слеты үтте. Слетта Россия күләм олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче 123 укучычы һәм "Иң яхшы портфолио" конкурсында призлы урын алган укучылар катнашты. Аларга сертификат һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәмдә муниципаль районы Советы аппараты житэкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы катнашты.
Чернобыль АЭС авариясенең 32 еллыгына багышланган чара узды
Квалификация кутәрү курсларында укыдылар
Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк. Сакланганны гына Ходай саклармын дигән. Ни кызганыч, соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Белгечләр кисәтүенчә, йогышлы чирләрнең 80 проценты кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Терлекләр арасында булган яман чирләр баш санын киметеп кенә калмыйча, ил икътисадына да зур йогынты ясый.