ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

    Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Тамагы муниципаль районы буенча филиалы белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалар белән профессионал уку мәсьәләләре буенча һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләшү үткәрделәр.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хөкем эшләрен әзерләү һәм алып баруның гамәли сорауларына җавап бирделәр


msunew.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хөкем эшләрен әзерләү һәм алып баруның гамәли сорауларына җавап бирделәр


sovmo.tatarstan.ru

24-25 апрель көннәрендә  Казанда «Әлмәт -Водоканал» командасы 4 нче  «RUSSIANWATERCUP 2017/2018» чемпионатының сайлап алу этабында катнашты, анда Россиянең  12 оешмасы вәкииләре килгән иде. "Әлмәт -Водоканал" командасы анда икенче урынны яулап алды.


almetyevsk.tatarstan.ru

Һәрбер бала үзенең бала-чагыннан алып бөек татар шагыйренең әкиятләрен, шигырьләрен тыңлап үсә.


saby.tatarstan.ru

27 апрель көнне административ комиссиясең чираттагы утырышы үтте.


saby.tatarstan.ru

Хәзер Административ комиссия штрафларын да дәүләт хезмәте порталыннан тулэу момкинлеге булдырылды. Баштарак порталда үзара салымны түләү дә эшли башлаган иде.


saby.tatarstan.ru

Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә Бауман урамында узган "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды. Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте. Тамашачылар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды.


spasskiy.tatarstan.ru

Татарлар яшәгән һәр тарафта кичә олуг бәйрәм – Шигърият көне билгеләп үтелде. Гадәттә, кар яуса да, таш яуса да бу көнне киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәле янына килүне үз бурычы дип саный. Шуңа да быелгы һава торышының еламсырап торуы да чарага һич кенә дә аяк чалмады. Әлмәтлеләр дә бердәм булып бөек шагыйрь янына җыелды.Салкын яңгыр сибәләп торуга да карамастан, бирегә җыелган һәр әлмәтленең күңелендә җылылык бөреләнгән иде. Урта һәм өлкән буын бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезнең туган телдә сәламли, бәйрәм теләкләре җиткерә. Әнә шулай мәйданда дуслык, туганлык җепләре сузыла. Русларның Пушкины кебек үк бөек каләм иясе Тукай кыска гына гомере эчендә татарның классик әдәбиятына нигез салып, барлык шигырьләрендә дә үз халкына карата булган мәхәббәтен, борчуларын да җиткерергә өлгерә. Һәр әсәре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.Татар милләте нинди генә сынауларга дучар булса да, Тукай халкын, халык Тукаен үз йөрәгендә саклый. Бүгенге вәзгыять чорында да Тукай татар зыялыларын бер йодрыкка туплый.
 


almetyevsk.tatarstan.ru

Россия энергетика агентлыгы” ФГБУ һәм “СИРТЭК” Ассоциациясе Россия Энергетика министрлыгы булышлыгында  2018 елның 7 июнендә Мәскәүдә “Россиядә кече бүленгән генерациянең киләчәге ерактагы һәм изоляциядәге территорияләр” фәнни-гамәли конференция үткәрәчәкләр.


msunew.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International