Халыкка ишекләребез һәрчак ачык

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
     Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Фәритович, кайчакта кешеләр дөреслек эзләп төрле инстанцияләрне узып, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Аларны күбрәк нинди сораулар борчый һәм сез аларның ыша­нычын аклыйсызмы?

– Прокуратураның төп бурычы – кеше хо­кукларын яклау. Халык­тан кергән сорауларның күпчелеге, бөтен респу­бликадагы кебек үк, то­рак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт күрсәткәндә торак хокукларын бозу белән бәйле. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый мөрәҗәгатьләр күпфатирлы гына түгел, шәхси йортларда яшәүчеләрдән дә керә.

   Мәсәлән, җәй көне Гәрәев урамында яшәүче биш йорт хуҗасы урам, ишек алла­рын су басуга борчылып килделәр. Урам авыш булу сәбәпле, яңгыр, кар сулары аларның ихатасына агып төшә. Су гаражлар, мунча, яшелчә бакчаларын баскан. Биредә яшәүчеләр 2011 ел­дан бирле иза чиккәннәр. Бары тик прокуратура катна­шыннан соң гына хакимият әлеге мәсьәләне уңай хәл итте.

   Сентябрь аенда бер азнакайлы торак йортта­гы газларын өзү хакын­да мөрәҗәгать иткән иде. Тикшерү барышында Азна­кай газ хезмәтенең тиешле таләпләрне бозуы ачы­кланды һәм икенче көнне үк кулланучының гозере канәгатьләндерелде.

   Шулай ук хезмәт закончалыкларының үтәлеше буенча да халыктан сораулар күп керә. Агымда­гы елда хезмәт хакларын түләтү буенча судка 453 дәгъва гаризасы җибәрелде. Хезмәт закончалыклары бу­енча барлык мөрәҗәгатьләр дә җентекләп тикшерелеп, ти­ешле чаралар күрелде.

    Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм иреген са­клауга прокуратура орган­нары аеруча зур игътибар бирә. Спиртлы эчемлекләр кулланып, әхлаксыз тормыш рәвеше алып баручы, бала­ларын тәрбияләүгә битараф караучы әти-әниләр бар.

   Бер ана сигез айлык ба­ласын әби белән бабасына калдырып, каядыр чыгып югалган. Әтисе исә баладан туганда ук баш тарткан. Әби белән бабай бик тә борчы­лып безгә мөрәҗәгать итте. Прокурор дәгъвасы буен­ча суд ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, балага алимент түләтү турында карар чы­гарды.

– “Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау җиңелрәк”, дигән әйтем яши. Ә җинаятьчелек – җәмгыять авыруы ул һәм биредә про­филактикадан башка бул­мый.

– Бик дөрес сүзләр. Про­филактика хокук бозулар­ны кисәтүдә төп роль уй­ный. Җинаятьчелекне авыру белән чагыштырсак, авыруны дәвалау чаралары да төрлечә бит. Без дә төрле профилактик чаралар кулланабыз. Хезмәт коллективлары, халык белән очрашулар, мәктәп укучылары белән аңлату-әңгәмәләр, за­кончалыктагы үзгәрешләр һәм башка темаларга массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясаулар җинаятьләрне кисәтүдә үз нәтиҗәсен бирми калмый. 2013 елда хокук саклау буенча 80 лекция укылган, ә массакүләм мәгълүмат чараларында 400 мәкалә басылган. Моннан кала, прокуратура каршында эшче төркемнәр оешты. Киңәшмәләрдә җинаятькә китерүче сәбәпләр анализлана, аларны бетерү юл­лары эзләнә, җаваплы кешеләр билгеләнә.

 Бүгенге көндә терро­ризм һәм экстремизм актуаль проблемаларның берсе булып тора.

– Соңгы елларда экстремизм күпмилләтле Россия һәм Татар­стан өчен дә зур проблемага әйләнеп килә. Шәһәр прокурату­расы тарафыннан узган ел тер­роризм һәм экстремизмга каршы тору закончалыклары үтәлеше буенча 60 тикшерү булды һәм 133 хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу күренешләр җәмәгатьчелек өчен зур куркыныч тудыра. Прокура­тура районда яшәүче бер кешегә карата җинаять эше буенча судка дәгъва гаризасы бирде. Ул үз фа­тирында интернет челтәрен фай­даланып, «Хизб ут-тахрир» тер­рорчылар оешмасының тыелган видеоматериалларын тарата. Җинаять эше суд каравында.

– Һәркемне борчучы афәтләрнең берсе – наркома­ния.

– Соңгы вакытта наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең ар­туы күзәтелә. Хокук саклау ор­ганнары тарафыннан күрелгән чаралар бу өлкәдә хәлне шак­тый җиңеләйтергә мөмкинлек бирде. Җитди профилактик ча­ралар күрелә. Әмма шул ук ва­кытта яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларның яңа төрләре таралу зур борчу тудыра. Наркотикларны нигездә 30 яшькә кадәргеләр куллана. Узган ел ту­гыз кеше җинаять җавабына тар­тылган. Алар арасында наркопри­тон тотучылар, наркотиклар са­клаучы, сатучы һәм таратучылар бар. Наркотиклар кулланган өчен 100 кеше административ җавапка тартылган. Наркотик кулланучы­лар сәламәтлекләренә генә зыян салып калмыйлар, ә бәлки эш­сез, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калырга мөмкиннәр. Ә эшсезлек – ул яшәү чыганак­сыз калу дигән сүз. Шуңа күрә дә әлеге афәткә каршы бергәләп көрәшергә кирәк. Район халкы на­ркопритоннар, фактлар хакында хәбәр итсен иде.

– Азнакайлылар кайда да сы­натмый. Бу хокук саклау, закон­нар үтәлешендә дә чагылыш табадыр?

– Күптән түгел Азнакай рай­онында Татарстан Республика­сы прокуроры Илдус Нәфыйков булды. Ул Азнакай прокурату­расы эшен уңай яктан билгеләп үтте. Гражданнарны кабул итү нәтиҗәләренә караганда, азна­кайлылардан район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата шикаятьләр аз. Бу коллективның тырыш, нәтиҗәле эшчәнлеге, халык белән бердәм булып, үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе дигән фикер кал­дыра. Прокуратура коллективы үз эшен намус белән башкара һәм лидерлар позициясендә кала.

– Прокуратурада халыкны ка­бул итү һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе ничек? Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

– Безнең планнар үзгәрешсез кала. Бу законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм ире­ген саклау. Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишекләребез һәрвакыт ачык һәм без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә гозерләрен тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер.

 Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез.

– Прокуратура хезмәткәренең эше катлаулы һәм җаваплы, чөнки ул үз эшенең теориясен генә белеп калмыйча, практикада да яхшы белгеч булырга тиеш. Безнең кол­лективта нәкъ менә шундый үз эшләренең чын осталары эшли дә инде. Форсаттан файдаланып, Азнакай шәһәр прокуратурасының барлык хезмәткәрләрен, ветеран­нарны һөнәри бәйрәмебез белән котлап, гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар теләп калам.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

      

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International