“Баш” полицейский җавап бирә

2014 елның 18 июле, җомга
Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Айрат ХАНБИКОВ бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмады, барлык сорауларга җавап бирде.
“Күптән түгел район газетасында бер ир-атның пычак алып кибет каршында  теләсә кемгә ташланырга әзер торуы һәм очраклы ир-атны яралавы ту-рында язганнар иде. Буа урамнарында йөрергә шулай куркынычмы?
А. СЕРГЕЕВА.
Буа шәһәре.”
- Бу факт – гаилә эчендәге низагның дәвамы. Урта яшьләрдәге М., нык исереп, аерылышкан хатынын, баласын күрергә дип, алар яшәгән йортка килә. Тик ниятен чынга ашыра алмый, күршеләр комачаулый. Ачуы кабарган М. подъезддан чыккач, шунда басып торучы  ир-ат белән конфликтка керә, алар  сугыша башлыйлар.  Әлеге йортның беренче катына урнашкан кибеткә баручы ир-ат аларны ае-рырга керешә. М. га очраклы узып баручының бу гамәле ошамый, ул аңа пычак белән ташланып, тәненә җиңелчә дәрә-җәдәге тән җәрәхәтләре ясый. Хулиган хәзер суд карарын көтә. Бу фәлән еллар эчендә бер генә тапкыр күзәтелүче хәл, безнең шәһәр урамнарында йөрергә куркыныч түгел.
“Шәһәрнең Ефремов урамындагы юлларда кайбер урыннарда “зебра”лар бар, ә юл билгеләре утыртылмаган. Җәяүле үзен хокуклы санап юлны аркылы чыгарга, ә йөртүче анда җәяүле юлны аркылы чыгу билгесе юк, дип туктамаска мөмкин. Бу юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче булмыймы?
А. ХӘСӘНОВ.
Буа шәһәре.”
- Август ахырына кадәр Ефремовта җит-мәгән юл билгеләре куелачак. Аларга заказ бирелгән.  Моннан тыш, әлеге урамда ясалма тигезсезлекләр дә ясалачак һәм җәяүле аркылы чыгу урыннары яктыртылачак.
“Скутерларга йөртүче таныклыгы сорый башладылар. Ярый, 18 яше тулган кеше “права”га укып, документ алыр. Ә 16 яшьлекләргә нишләргә? Ни өчен скутерчылардан йөртүче таныклыгы таләп итә башлаганчы аңа укытуны җайга салмадылар?
И. ГЫЙЛЬМАНОВ.
Буа шәһәре.”
- Хәзер 16 яше тулганнарга шәһәрдәге ДОСААФ автомәктәбендә укып, скутер һәм мопед йөртергә “права” алып чыгу мөмкинлеге бар.
“Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйдылар. Бу законны бозучыларны кем тикшерә? Ничә кешегә штраф салынды?
М. САВЕЛЬЕВ.
Буа шәһәре.”
- Без бу юнәлештә дә актив эшлибез. Әлеге закон үз көченә кергәннән,  ягъни узган ай башыннан бирле җәмәгать урыннарында төтәтүчеләргә карата атна саен 5-10 беркетмә тутырыла килә.
“Сезнеңчә, районда криминаль яктан иң тынычсыз торак пунктлар нинди?
К. АНДРЕЕВ.
Буа шәһәре.”
- Иң күп хокук бозу фактлары Кыят һәм Иске Суыксу авылларында теркәлә. Яльчек юнәлешенә таба урнашкан авыллардан, мәсәлән, Яңа Чәчкаптан, Бик-Үти-дән, Аксудан тәртип бозу очраклары турында  гаризалар берничә елга бер генә керергә мөмкин.
“Сез үзегез шәхси автомобилегездә йөргәндә иминлек каешын эләктерәсезме?
Г. САБИРОВА.
Буа шәһәре.”
- Ерак юлга чыкканда да, шәһәр эчендә йөргәндә дә иминлек каешын эләктерәм.
“Шәһәр урамнарында автомобильләр зур тизлек белән йөриләр.  Ни өчен аларга карата чара күрелми?
А. ЮНЫСОВА.
Буа шәһәре.”
- Газета укучы белән килешәм, транспорт чараларын куалап йөрүчеләргә карата контроль аз. Барысы да ЮХИДИ хезмәткәрләре составының кимүенә бәйле. Тәүлеккә ике смена гына эшли. Кызганыч, аларның санын күбәйтү безгә бәйле тү-гел. Хәлне юл кырыйларына куелган камералар, “ятып торучы” полицейскийлар коткара. Соңгысының санын быел шәһәрдә 16га, районда 21гә арттырырга уйлыйбыз.
“Ялгышмасам, район газетасында шәһәрдәге җәмәгатьчелек советы турында язып чыктыгыз. Бүгенге көндә ул эшлиме?
А. ВОЛКОВА.
Буа шәһәре.”
- Җәмәгатьчелек советы эшли. Аның җи-тәкчесе Петр Белов. Халык барлык мөрә-җәгатьләрне советның секретарена, район башкарма комитетының опека һәм тәрбиягә алу бүлеге баш белгече Елена Юмановага җиткерә ала. Җәмәгатьчелек советында каралган барлык мәсьәлә-ләргә карата язмача җавап бирелә.
“Балигъ булмаганнарны өлкәннәрдән башка җәен 23 сәгатьтән соң урамга чыгарырга ярамый, дисәләр дә, яшүс-мерләр төне буе йөри. Нигә чарасын күрмисез?
С. ИВАНОВА.
Буа шәһәре.”
- Балигъ булмаганнарның эшләре буенча подразделение хезмәткәрләре быел 6 ай эчендә төнлә урамда йөрүче балаларның ата-аналарына карата 49 беркетмә тутырдылар. Закон буенча эшләү дәвам итәчәк.
“Картинг мәктәбе оештырыла дип әйт-кән идегез. Ул кайчан эшли башлый?
Р. ГАЛИЕВА.
Буа шәһәре.”
- 2005 елда район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы төзелгән вакытта картинг мәктәбе ясарга дип бина артында 9 гектар җир бүлеп бирелде, төзелешкә 120 миллион сумга смета ясалды. Узган елны да мәк-тәпне төзү мәсьәләсен күтәреп, без кабат Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Ул бу проект финансланмаячак, дип белдерде.
“Шәһәрнең Космовский һәм Татарстан урамнары киселешендә светофор куелырмы икән?
Л. ВАСИЛЬЕВА.
Буа шәһәре.”
- Т формасындагы тыкрыкта светофор ку-елу беренче таләп түгел, әлбәттә. Ләкин без бу мәсъәлә хакында утырып сөйлә-шәчәкбез.
“Йөк автомобильләре шәһәр урамнарыннан йөри. Әйләнеч юл бар бит. Андый транспорт чаралары өчен махсус басып тору урыннары да төзелгән.
А. ИГНАТЬЕВ.
Буа шәһәре.”
- Йөк автомобильләрен  урамда калдырган өчен аларның хуҗаларына карата 28 беркетмә тутырылды. Хәзер район башкарма комитеты тарафыннан йөк автомобильләренә законлы “стоянка” булдыру турында сүз алып барыла. Шәһәрнең төньяк өлешендә, шикәр заводы бистәсе ягында “ПМК-5” яки “ПМК-6” җәмгыятьләре, көньякта тимер юл вокзалы ягында “Агропромснаб” оешмасы, Көнбатыш бистәдә “Автобаза” янындагы территорияләрдә йөк автомобильләре кую урыннарын булдыру планлаштырыла. Аларда саклык чаралары да булачак: видеокамералар урнаштырылыр, каравылчылар куелыр дип көтелә. Хәзергә йөк автомобиле хуҗалары транспортларын “Сельхозтехника” оешмасы территориясендәге  “стоянка”га куйсыннар.
“Шәһәрнең Яшьләр урамындагы “ятып торучы” полицейскийлар тигезләнеп бетте. Алар яңадан ясалырмы?
Н. ХӘСИПОВА.
Буа шәһәре.”
-Быелга юк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International