Булдырасың, кызым

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Булдырасың, кызым
Якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова — Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Гомәр Бәшировның оныгы — 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. “Казан арты” тарих–этнография музеенда оештырылган күргәзмә Гәүһәр Хәсәнованың хезмәтләренә багышланган һәм ул Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган экспозиция белән рәттән урнаштырылган. Әтисенең портреты Гәүһәр ханымга “Булдырасың, кызым!” дия сыман.
Татар әдәбияты дөньясы Гәүһәр ханымны татар теленнән рус теленә тәрҗемәче һәм әтисе турында истәлекләрне туплап китап төзеп дөньяга чыгаручы буларак белә. Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни–аналитик бүлекне җитәкли. 2005 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2009 елда ул “Татнефть” берләшмәсе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемен-дәге премия лауреаты булды. Гәүһәр ханым үзе дә газета–журналларга мәкаләләр яза. Аның “Сагыну” дип аталган истәлекләрендә мондый юллар бар: “...Әти белән һәрвакыт күңелле иде. Тел байлыгы соклангыч иде аның. Безгә гаҗәеп тылсымлы әкиятләр сөйли, арада каз тәннәре чыгара торганнары да очрый. Мәсәлән, Шүрәле турындагысы. Ул мондый шомлы әкиятләрне гадәттә Аккош күлендәге дачабызга барышлый урман юлында яисә авылдагы чып–чын карурманда сөйләргә ярата. Минем куркуга төшүемне күргәч, әтием рәхәтләнеп көлә, ә мин велосипед багажнигында утырам, бер яклаучым да юк. Аннары ул төрле гаҗәеп хәлләр турында әллә ниләр уйлап чыгарырга сәләтле. Кайнап чыгарга әзер чәйнекме ул, тирә–юньдәгеләрнең һәр карашына бик сизгер иске телевизормы, тәрәз каршындагы агачта утыручы бәйсез кыяфәтле каргамы, өйгә очып кергән ахмак чебенме ул... — һәр әкиятнең үз характеры, үз тарихы.
Әтине яраттык, аның белән горурландык без. Ул да үз чиратында безнең һәр уңышыбызга, һәр казанышыбызга сөенеп яшәде. Балачакта сирәк мактады, безне һәрчак максатыбызга таба әйдәкләде. Ул безне үз сәләтеңә, үз белемеңә тая-нырга өйрәтте. Һәм ул хаклы иде...”
Гәүһәр ханым балаларына да милли тәрбия бирергә тырыша. Кызганыч, ире Илдар Хәсәнов безнең арада юк инде. Балалары — кызы Зөһрә Казан федераль университеты студенты, улы Әнвәр мәктәптә белем ала.
Зыялы якташларыбызның татар дөньясына куйган хезмәтләрен белү һәм аларның да туган җиребезне изге итеп күңелләрендә кадерләп яшәүләре безнең өчен горурлык.
Розалия ЗИННӘТОВА
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International