ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2020 ел
якшәмбе

Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан «Бирешмэден жилгэ давылга, терәк булдын илгэ,авылга « дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Әлеге чарада район китапханәсе директоры да катнашты. Әбрара Кәлимуллина Билалова Ләйсән Рәкыйп Кызы. Чара «Канәфер» фольклор ансамбле җырыннан башланды . Беренче тукталыш кунакларны каршы алды, биредә урам тарихы белән таныштылар һәм Г.Җәлилов (кем иде) турында белделәр. Икенче тукталыш Халисә Галимҗанова белән очрашу . Ул "Калинин" исемендәге колхозның алдынгы терлекчесе була. Ул Г.Җәлил турында сөйләде һәм мөнәҗәт укыды. Дүртенче тукталыш укытучы Вәсилә Хуҗина белән очрашу. Бишенче тукталыш авыл имамы Инсаф Галимҗанов белән очрашу булды.Ул мәчет тарихы турында сөйләде.

Алтынчы тукталыш-очрашу

Г. Җәлил яшәгән йортта. Очрашуда Г.Җәлиловның кызы Гөлнур Газизуллина катнашты. Җиденче тукталыш - «Ак калфак»әгъзалары белән очрашу. Алар инде күп еллар матур чигүләре белән сөендерәләр. Безнең очрашуга алар бик җентекләп әзерләнделәр һәм туристларга өстәл яптылар, аннары гармунга җырлар җырладылар һәм биеделәр. Безнең туристик маршрутны ТНВ каналына төшерделәр.


saby.tatarstan.ru

22
август, 2020 ел
шимбә

Теләче районы Казаклар авылында, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган, Саба район мәдәният йорты коллективы белән берлектә, бәйрәм концерты булып узды. Программада халык һәм эстрада җырлары, биюләр, музыка уен коралларында уйнау булды. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм һәр башкару көчле алкышларга күмелде.


saby.tatarstan.ru

21
август, 2020 ел
җомга

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балаларда илнең дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, Ватанга патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан "Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз"акциясе үткәрделәр. Чара бәйрәмнең тарихы, Россия флагы төсләренең әһәмияте турында әңгәмә белән башланып китте. Аннан соң рәсем конкурсы һәм флажоклар ясау буенча мастер - класс оештырылды. Акция авылдашларын котлау һәм аларга флаглар рәвешендә триколорлар тарату белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

18
август, 2020 ел
сишәмбе

Җәйне безнең белән бергә үткәр! " проекты кысаларында"район мәдәният йорты белгечләре атна саен урамнарда, балалар мәйданчыкларында, "Ямьле Саба", "SABA-PARK"яр буенда балалар өчен күңел ачу программалары үткәрәләр. Балалар зур кызыксыну белән күңел ачу уеннарында, танып-белү конкурсларында катнашалар, призлар һәм бүләкләр алалар, буш вакытларын файдалы итеп уздыралар.


saby.tatarstan.ru

17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен Бөтендөнья фотография көненә багышланган «Елмай – кош очты...» дип исемләнгән фотосессия оештырдылар. Чара башында балаларга фотография һәм фотоаппарат тарихы турында сөйләделәр. Алар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Аннары кызлар үзләрен модельләр ролендә сынап карадылар, ә малайлар фотографлар ролендә булдылар. Балалар фотосессиядән бик канәгать калдылар.


saby.tatarstan.ru

12
август, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 12 августында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе фортепиано классы укытучылары укучылар өчен «Музыкаль пикник» оештырдылар. Укучыларга "Көйне тап" уены тәкъдим ителде, балалар популяр мультфильмнардан җырларны танып бик теләп башкардылар. Чара «Ямьле Саба» яр буенда актив ял белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәндә Бөтенроссия Физкультурниклар көненә, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллык юбилеена багышланган спорт бәйрәме (чара) уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә «Ямьле Саба» яр буенда «В поисках сокровищ» дип исемләнгән квест-уен үткәрде. Мавыктыргыч чарада «Книголюбы» клубының яшь укучылары катнашты. Бергәләп картаның ертылган өлешен табарга, аны җыярга һәм хәзинәләрне эзләргә туры килде. Балалар пиратлар җитәкчелегендә сәяхәткә киттеләр. Аларны бик күп сынаулар көтте. Каршылыклар зонасын узарга, шифрларны чишәргә, үз осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтергә тырышырга туры килде. Бердәм көч белән хәзинәле сандыкны казып алып хуҗасына кайтарып бирделәр.

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Biblio party» кичәсенә «Дуслык» темасы китапханәгә йөрүче яшьләр инициативасы буенча сайланган иде . Катнашучылар дуслык һәм тугърылык, мәхәббәт кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Уеннарда һәм биремнәдә актив катнаштылар. Күңелле шартларда без бер- беребезне аңларга тырыштык. Чарада катнашучылар комплиментлар ясый белүдә ярыштылар һәм үз карашларын дәлилләп күрсәтеләр. Яшьләр дуслыкның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр, иң мөһиме,әхлакый кыйммәт буларак дуслык, туърылык һәм мәхәббәт төшенчәләре турында күзаллауларны киңәйттеләр.

  Очрашуда яшьләр арасында уңай атмосфера булдыруга юнәлтелгән уеннар да кертелгән иде.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Югары Симет китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы белән берлектә,“Ямьле Саба” проекты кысаларында, Түбән Симет авылына “Мортаза бине Котлыгыш әс Симети эзләре буйлап” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Чараның максаты: Туган якның  тарихын барлау, данлы кешеләрен өйрәнү. Беренче тукталыш Түбән Симет клубында булды. Анда безне клуб мөдире Асатова Фирая һәм авыл балалары каршы алды. Ике авыл балаларының җанлы очрашуыннан һәм Түбән Симет клубы белән танышканнан соң Түбән Симет мәчетенә юл алдык. Имам хатыйб вазыйфаларын башкаручы Җиһангиров Шәймөхәммәт абый  безгә мәчет тарихын һәм беренче иман шартын китабын язучы  Мортаза бине Котлыгыш әс Симети турында  сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде.  Үзендә сакланган 1699 еллар тирәсендә басылган Фикһ китабын күрү  безнең өчен бик кызыклы булды. Мәчеттән чыккач, юлыбызны дәвам итеп, Мортаза бине котлыгыш әс Симетинең каберенә зиярат кылдык. Бүгенге сәяхәтебез табигатьтә “пикник” белән тәмамланды.

Казанчы Бигәнәй китапханәчесе, Мамалай авылы клубы белән берлектә, балалар белән ,“Ямьле  Саба” проекты кысаларында, “Туган авылым Мамалай” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Маршрут иң башта Мәдәният йорты бинасыннан башланып китте. Клуб мөдире Ахтямова М. авылның һәм бинаның  кыскача тарихы белән таныштырды. Балаларны мәдәни чараларга йөрергә чакырды.Аннан шул ук бинада  урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында дәвам итеп, Гарипова Г. үз эше турында балаларга сөйләде. Киләсе тукталыш авылның уртасына урнашкан мәчет булды. Авылның  имам-хатибы  Рафыйк Йосып улы балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

   Авылның иң матур урыны мөгаен чишмәдер.Без дә балалар белән “Авылым чишмәсе” дип исемләнгән чишмәгә юл алдык.Аның шифалы суларыннан авыз итеп,аланда утырып ял иттек.Китапханәче Котдусова  Н. Саба районы һәм аның шагыйрьләре  белән таныштырды,авыл турында язылган матур-матур шигырьләр укылды,мәзәкләр тыңланды. Аннан Ленин урамында яшәүче, чишмәне төзекләндерүгә әйдәп йөрүче Хасаншин Җ. Йортына тукталдык.Алар чишмәне генә матурлатып калмаганнар, йортларын да чәчәккә күмгәннәр.Иң соңыннан  бик күп еллар  алдынгы сыер савучы булып эшләгән Кызыл байрак һәм Ленин  ордены кавалеры, Татарстанның 100 еллык медале иясе Мавлиева Мәрьямниса Мәүли   кызында кунакта булдык. Ул балаларга шул еллардагы хезмәт турында һәм хәзерге тормышның рәхәтлеге турында сөйләде. Экскурсия бик кызыклы һәм тәрбияви булды.Балалар күңелләре булып таралыштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International