ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 30 июлендә баян классы буенча музыка бүлеге укучылары белән "Туган ягым Татарстан" темасына викторина формасында чара үткәрелде. Бу чарада укучылар традицион халык бәйрәмнәре һәм туган якның гореф-гадәтләре белән таныштылар, милли уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Әлеге чара укучыларда туган якка һәм илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләде.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2024 ел
шимбә

Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Уку зарарлы түгел, укымау зарарлы» китапханә бульвары үткәрелде.

Балалар китаплар дөньясына зур булмаган сәяхәт ясадылар, яңа балалар әдәбияты белән таныштылар. Аларны бигрәк тә Халыкара Монтессори-педагогика институты тәкъдим иткән «Как полюбить уборку?», «Как стать самостоятельными?» һәм «Как научиться вести диалог?» китаплары ошады.

Чарадан соң барысы да ошаган китапларны өйгә укырга алдылар

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан иткән иде. Мондый карар гаиләне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде. Шул рәвешле, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда агач матрешкага рәсем ясау буенча гаиләләр арасында мастер-класс уздырылды. Әти-әниләр һәм балалар җәйнең якты, матур төсләрен кулланып әлеге чарада актив катнаштылар. Чыннан да, агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2024 ел
сишәмбе

1 июльдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы сәнгать бүлеге укучылары (укытучысы Мифтахова Ф.И.) Шәмәрдән урман паркында акварель белән төрле агачларның рәсемен ясадылар. Агачлар, яфраклар, чәчәкләр ясаганда, укучылар аларның формасына, төсләр байлыгына игътибар иттеләр. Рәсем ясау тәмамланганнан соң,  саф һавада пикник оештырылды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген 2024 елның 25 июнендә Саба районының «Ямьле Саба» яр буенда МБОУ ДО «Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылар белән бергә «Минем гаиләм - минем байлыгым» дип исемләнгән уен - викторина үткәрделәр.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

12 июньдә илебез төп бәйрәмнәрнең берсен - Россия көнен билгеләп үтә. Бүген Россиянең дәүләт бәйрәме уңаеннан "Гаилә" паркында МБОУ ДО "Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы сувенир әйберләр сату-күргәзмәсе һәм мастер-класс үткәрделәр. Сувенирларны һәм бизәнү әйберләрен сайлау өлкәннәрне дә, балаларны да битараф калдырмады. Теләүчеләр бик теләп истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Сабаның "Гаилә" паркында музыка бүлеге укучыларының "Тылсымлы төймәләр" дип исемләнгән концерты булып узды. Концерт программасында  төрле стильдә, жанрда һәм чорларда язылган әсәрләр яңгырады.Тамашачылар алдында барлык сыйныф укучылары чыгыш ясады, кечкенәдән алып чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер укучылар өчен әлеге концерт иҗади дебют, ә төрле чараларда күп тапкыр чыгыш ясаучы балалар өчен бу чыгыш сәхнә тәҗрибәсен киңәйтүдә тагын бер баскыч булды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Саба китапханәсе Гаилә паркында узган Балаларны яклау көненә карата багышланган бәйрәм чарасында мастер- класслар белән катнашты. Балалар бик теләп браслет, муенса ясадылар, гипстан фигуралар, сумка шоперлар бизәделәр. 

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2024 ел
шимбә

Җәйге каникулларның беренче көнендә, 1 июньдә, «Гаилә» паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт узды. Тамашачылар   Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат коллективларының, солист инструменталистларның, вокалистларның искиткеч концертын күрделәр. Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Р.Ф. мөрәҗәгать итте. Ул төрле конкурсларда Гран-при дипломы ияләренә Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәтен һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
май, 2024 ел
җомга

2024 елның 31 маенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  күптән көтелгән һәм искиткеч бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. 39 чибәр, өмет белән тулы егетләр һәм кызлар мәктәп тарихына үз битләрен язып, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International