5 июльдә «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен Шәмәрдән модель китапханәсендә «Гаилә учагы янында» күңел ачу сәгате үткәрелде. Чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Чара башында хатын-кызлар мәхәббәт, өмет һәм тугрылык турындагы гыйбрәтле хикәяне тыңладылар. Аннары «Күңелле табышмаклар» викторинасы, «Бала сүзе», «Традицияләрне белүчеләр», «Халык зирәклеге» конкурслары уздырылды. Чараның икенче өлешендә китапханәчеләр хатын-кызларны яңа вакытлы басмалар белән таныштырдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы.Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте.
2023 нче ел татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә “Остазлар һәм укытучылар” елы дип игьлан ителде. 1 июнь көнне гаилә паркында халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, саклау максатында III нче район күләм «ТАЛАНТЛЫ БАЛАЧАК» балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль – конкурсынның гала концерты узды.
18 май көнне Саба Үзәк китапханәсендә “Бер очрашу – бер гомер!” дип исемләнгән, “Безнең гәҗит” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, баш мөхәррир, танылган журналист Илфат Хәким улы Фәйзрахманов белән очрашу кичәсе булды. Чарада китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары”, “Сөембикә” клублары әгъзалары, китапханәчеләр, газетаны яратып укучылар, хәбәрчеләр катнашты. Илфат Фәйзрахманов газетаның эшчәнлеге, язмаларны дөрес итеп язу тәртипләре турында сөйләде. Газета тормышында актив катнашучыларны бүләкләде. Катнашучылар Илфат Фәйзрахмановның шәхси тормышы, туган авылы белән бәйләнеше, кызыксынулары турында кызыклы сораулар бирделәр. Очрашу кызыклы һәм эчтәлекле узды.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат бирә. Вакытлы басмаларны уку яшь укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы ял тудыра.
Шәмәрдән балалар китапханәсендә 13 майда «Планета-Периодика» пресс – туры оештырылды. Укучыларга «Непоседа», «Сабантуй», «Салават купере», «ПониМашка», «Ялкын», «Ежик», «Классная девчонка», «Щенячий патруль», «Детская энциклопедия», «Мне 15», «Фиксики», «Мир принцесс» һ.б. журналлар тәкъдим ителде.
Балалар вакытлы матбугат битләрен кызыксынып һәм мавыгып карап чыктылар, яңа кызыклы фактларга һәм ачышларга гаҗәпләнделәр.
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. 13 майда Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире « аерылгысыз дуслар әти , әни , китап , Мин» гаилә бәйрәме оештырылды. Чарада Гаилә укучыларына «гаиләгез өчен файдалы китаплар» күргәзмәсе тәкьдим ителде , анда гаилә укуы өчен кызыклы танып белү китаплары тәкъдим ителде.Чара барышында бәйрәм тарихы белән таныштырылды, Гаилә, бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу турында сөйләшелде . Аннары китапханәче ата-аналарга һәм иң яшь укучыларга үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим итте, аларны кызыклы биремнәр көткән төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада узды, барлык балалар да татлы бүләк алдылар.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре район китапханәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышы темасына интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 6 «А» сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне киңәйтү. Уен 5 өлештән торды, һәр өлешендә 4 сорау, укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.
1941 нче елның 22нче июнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Без бу сугыш турында кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Әмма без бу батырларны онытырга тиеш түгел. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара Акциясе быел 14нче тапкыр үткәрелә. 5 май көнне Саба гимназиясенең 3нче “А” сыйныф укучылары өчен, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чара Константин Паустовскийның «Похождения жука-носорога» солдат-мультфильмы белән башланып китте. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы, дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр.Аннары укучылар Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларда зур җиңүне олылар белән беррәттән якынайта торган балалар турында хикәяләр аеруча кызыксыну уятты. Валентин Катаевның «Сын полка» повестенда балалар гади авыл егете Вани Солнцев язмышы белән таныштылар. Автор әлеге әсәр аркылы сугышта да күңел җылысы, игелеге һәм бер-береңә ярдәм итү өчен урын барлыгын күрсәткән.Чара ахырында Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды һәм китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәклеген, алар аша ата-бабаларыбыз башкарган батырлыкка хөрмәт күрсәтелүен аңлатты.
Бию- ул төрле мәдәниятләр һәм милләтләр кешеләрен берләштерүче универсаль тел. Халыкара бию көне-бу сәнгать төренә игътибар итү өчен сәбәп. Ул балеттан алып хип-хопка кадәр барлык стильләргә һәм юнәлешләргә багышланган.
19 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2023" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.