ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе
31 январь конне Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Шәфкать” үзәгендә Нияз Акмалның тууына 65 ел тулу уңаеннан «Асыл якның асыл улы» исемендә кичә үткәрелде. Кичә барышында шагыйрьнен шигырьләре, анын сүзләренә язылган җырлар янгырады.
Тэги: китапханә якташлар
sarmanovo.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре МБББУ “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә, фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Батырлыкта җыр булып калсам иде” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.
Тэги: китапханә шагыйрь фронтовик
sarmanovo.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2019 ел
җомга
27 январь – Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан Азалак авыл китапханәчесе Раупова И. «Дети блокадного Ленинграда” дигән батырлык дәресе үткәрде. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе ул. Бу дәрестә укучыларга Ленинград блокадасы, блокададагы балалар язмышы турында мәгълүмат бирелде.
Тэги: китапханә тарих
sarmanovo.tatarstan.ru

27 - январь Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне билгеләнә.Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн дәвам иткән әлеге мәһшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора. Шушы вакыгаларны укучыларга аңлату максатыннан 25 - январь көнне Сарайлы авылы мәктәбендә "Утлы боҗра эчендә 900 көн һәм төн"темасына өлкән сыйныф укучыларына Тарих укытучысы :Шамгунова Р.Р.,Шавалиев В.В. һәм авыл китапханәчесе Габдрахманова З.Г. катнашында  батырлык дәресе үткәрелде.

Тэги: китапханә тарих
sarmanovo.tatarstan.ru

16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе
Үзәк балалар китапханәсе буйлап беренче класслар өчен экскурсия узды. Китапханәчеләр беренче сыйныф укучыларына китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, беренче китапларның ничек барлыкка килүе һәм безнең көнгә кадәр барып җитүе турында балаларга аңлатып үттеләр. Укучылар беренче китапларның һәм заманча китапларның бер-берсеннән аерылганын белделәр, ә иң мөһиме, алар белән ничек кулланырга кирәклеген үзләштерделәр! Балалар китап белән начар куллансаң, китап белән нәрсә булачагын белделәр. Шуннан соң укучылар китапларны ертырга, кисәргә, пычрак, юеш куллар белән тотмаска, битләргә рәсем ясамаска, буямаска ярамавы турында нәтиҗә ясадылар. Очрашу ахырында балалар зур кызыксыну белән мультфильм карадылар.
Тэги: китапханә балалар
sarmanovo.tatarstan.ru

Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.  Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга.  2019 ел – Татарстанда Эшче Һөнәрчеләр елы буларак, Нөркәй авыл китапханәсендә “Һөнәрләр дөньясында” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.Күргәзмәдә төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат җыелды.

Тэги: китапханә китап
sarmanovo.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе
14 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең могҗизалар бүлмәсендә нәниләр һәм әти-әниләр өчен “Китапханәдә - Иске Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үтте. 2019 нчы ел- Үзәк китапханәнең юбилей елы. 95 еллык тарихы булган китапханә белән тамашага килгән һәркем танышты. Китапханәчеләр аларга китапханә буйлап күңелле сәяхәт уздырдылар. Ә аннан соң театраль тамашага дәштеләр. Барлык әкият геройлары һәм кунаклар бергәләшеп бәйрәмдә күңел ачты. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап тәмле күчтәнәчләр алдылар. Бу көнне күчтәнәчләрне Кыш бабай гына түгел, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе һәм шагырь,тарихчы, академик, СССР язучылар берлеге әгъзасы Дамир Гарифуллин да өләште. Ә инде бәйрәмнең иң күңеллесе төрле хәрәкәтле уеннар булды. Уенда катнашкан һәр бала үзенең җитезлеген, кыюлыгын күрсәтте.
Тэги: китапханә балалар
sarmanovo.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә
“Яңа ел маҗаралары”дип исемләнгән бәйрәм тамашасы беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең кышкы лагерга йорүче балалар өчен үткәрелде. Балаларны китапханәнең ишек кырында ук урман кунагы- Убырлы карчык каршы алды. Балаларны урамда кышкы уен-ярышлар белән сынады. Уйнап шаярып алгач бәйрәм китапханә эчендә дәвам итте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, яна ел турында шигырьләр сөйләделәр, уйнаган көйгә кушылып җырлар җырладылар. Һәр бала киләчәк елның тыныч булуын һәм барлык хыялларының тормышка ашуына өметләнеп, китапханәдән яңа мәгълүматлар һәм каникулда укыр өчен китаплар алып таралыштылар. Китапханәчеләр балаларның барсына да баллы призлар тараттылар.
Тэги: яңа ел #китапханә
sarmanovo.tatarstan.ru

5 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең “Книгостайл ” могҗизалар бүлмәсендә «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында, һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар, яңа мәгълүматлар белән таныштылар. 

Тэги: #Яңаел #китапханә
sarmanovo.tatarstan.ru

25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
Җәлил бистәсендә һәр елны «Поделись частичкой доброты» хәйрия акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Җәлил поселок китапханәсе әлеге бәйрәмне оештыруда актив катнаша. Быел хәйрия акциясендә “Җәлилнефть” идарәсе коллективы, шулай ук Җәлил технологик транспорт идарәсе һәм ООО “Аквест” коллективлары катнашты. Алар ярдәме белән 108 балага Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм кунаклары – Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Ә.Ф, Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Р.А., “Җәлилнефть” идарәсе һәм Җәлил технологик транспорт идарәсе профсоюз комитеты рәисләре Филимонов В.Н., Ибатуллин И.К. балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бәйрәмгә килгән һәр бала, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Китапханәчеләр, Кыш Бабай бүләкләренә өстәп, уеннарда катнашкан балаларга китаплар өләштеләр.
Тэги: китапханә балалар
sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International