ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 гыйнвар көнне Үзәк китапханә нәниләрне һәм әти-әниләрне "Книгостайл" могҗизалар бүлмәсендә узачак "Китапханәдә- Иске Яңа ел" исемле бәйрәм чарасына чакыра.

Тэги: #китапханә #балалар
sarmanovo.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә
“Яңа ел маҗаралары”дип исемләнгән бәйрәм тамашасы беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең кышкы лагерга йорүче балалар өчен үткәрелде. Балаларны китапханәнең ишек кырында ук урман кунагы- Убырлы карчык каршы алды. Балаларны урамда кышкы уен-ярышлар белән сынады. Уйнап шаярып алгач бәйрәм китапханә эчендә дәвам итте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, яна ел турында шигырьләр сөйләделәр, уйнаган көйгә кушылып җырлар җырладылар. Һәр бала киләчәк елның тыныч булуын һәм барлык хыялларының тормышка ашуына өметләнеп, китапханәдән яңа мәгълүматлар һәм каникулда укыр өчен китаплар алып таралыштылар. Китапханәчеләр балаларның барсына да баллы призлар тараттылар.
Тэги: яңа ел #китапханә
sarmanovo.tatarstan.ru

5 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең “Книгостайл ” могҗизалар бүлмәсендә «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында, һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар, яңа мәгълүматлар белән таныштылар. 

Тэги: #Яңаел #китапханә
sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International