Татарстан Республикасында федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылды.
Аналог эфирлы телетапшыруны өзәргә бераз вакыт калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карар өчен, барыгызны да алдан ук цифрлы җиһазлар сатып алырга чакырабыз!
Сезнең телевизор экранындагы «А» хәрефе - федераль канал логотибы белән янәшә - сезнең бүгенге көнгә кадәр аналог телевидениесен каравыгызны һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк, дип белдерә.
Җиһазларны урнаштыру буенча сорауларны 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкин. Әгәр консультация ярдәм итми икән - кайнар линия номеры буенча волонтерны чакыртырга мөмкин, ул сезгә цифрлы ТВны бушлай тоташтырып бирәчәк.
2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.
Куралово авылы культура йортында цифрлашкан телевидениегә күчү турындагы мәгълүматлар белән таныштыру булды.