2022 елның 4 мартында, язның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан , Сарман җирле радио эфирында МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова тарафыннан " Хатын-кыз дөнья тоткасы, ул таяну ноктасы " дип исемләнгән чыгыш ясалды.
Россиядә коткаручылар көнен ГТХМ хезмәткәрләре 27 декабрьдә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе коткаручылары көнен билгеләү турында»1995 елның 26 ноябрендәге 1306 номерлы Указы нигезендә бәйрәм итәләр. Россиянең беренче коткаручылар корпусы 1990 елның 27 декабрендә РСФСР Министрлар Советы карары белән оештырыла. 1991 елда корпус РСФСР гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. Ә 1994 елда ГКЧ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына әверелде.