ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бердәм интерактив картасы «Бердәм Россия»нең «Тарихи хәтер  проекты кысаларында булдырылды.


saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген, 31 гыйнвар көнне, Сатыш авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Айнур Халиев алып барды. Яшьләр парламенты утырышында көн тәртибендәге 4 мәсьәлә каралды:

 

1.         Яшьләр парламенты Рәисе урынбасарларын сайлау.

2.         Яшьләр парламентының җаваплы сәркатибен сайлау.

3.         Яшьләр парламенты комиссияләрен төзү.

4.         Яшьләр парламенты комиссияләре рәисләрен һәм әгъзаларын сайлау.

 

Беренче утырыш нәтиҗәләре буенча, Яшьләр парламенты рәисе урынбасарлары итеп Альберт Вәлиев (Шәмәрдән авыл җирлеге) һәм Алинә Гарифуллина (Тимершык авыл җирлеге) , ә җаваплы сәркатип итеп Алисә Гомәрова (Шәмәрдән авыл җирлеге) сайланды.

 

Яшьләр парламенты әгъзалары карары буенча 5 комиссия төзелде:

1.         Мәгариф буенча Комиссия;

2.         Мәдәният буенча комиссия;

3.         Авыл хуҗалыгы буенча комиссия;

4.         Техник үсеш буенча комиссия,

5.         Спорт һәм туризм буенча комиссия.

 

* Мәгариф комиссиясе рәисе итеп Антон Никифоров сайланды (Саба шәһәр җирлеге),

* Мәгариф буенча комиссия әгъзасы - Алинә Вәлиева (Килдебәк авыл җирлеге);

 

• Мәдәният буенча комиссия рәисе - Фаил Шәфигуллин (Сатыш авыл җирлеге),

* Мәдәният буенча комиссия әгъзасы - Адилә Хәбибуллина (Тимершык авыл җирлеге);

 

• Авыл хуҗалыгы буенча комиссия рәисе - Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу авыл җирлеге),

* Авыл хуҗалыгы буенча комиссия әгъзасы - Рамил Тимербаев (Олы Шыңар авыл җирлеге);

 

* Техник үсеш буенча комиссия рәисе - Ринат Исмәгыйлев (Саба шәһәр җирлеге),

* Техник үсеш буенча комиссия әгъзасы - Гүзәл Хилалетдинова (Килдебәк авыл җирлеге).

 

• Спорт һәм туризм буенча комиссия рәисе - Фаридун Камолов (Саба шәһәр җирлеге),

* Спорт һәм туризм комиссиясе әгъзасы итеп Дилүс Закиров (Югары Симет авыл җирлеге) сайланды.

 

Яшьләр парламенты рәисләренә һәм әгъзаларына эшләрендә уңышлар телибез!


saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир тәмамланды. Турнир агымдагы елның ноябрь аенда Саба муниципаль районының авыл җирлекләре территориясендә узды. Зона этапларында катнашу өчен районның 15 авыл җирлегеннән 14-30 яшьлек 150дән артык катнашучы заявка бирде. Турнирны оештыручылар - «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнир нигезләмәсе нигезендә, финал этабына, 4 җирлектән, сайлап алу этапларында катнашкан 8 кеше үтте:

1.      Гомәров Рәмзил, Түбән Шытсу авыл җирлеге,

2.      Мөхәммәтшин Айнур, Саба шәһәр җирлеге,

3.      Исмәгыйлев Ринат, Саба шәһәр җирлеге,

4.      Кәримуллин Илфан, Саба шәһәр җирлеге,

5.      Шәрәфетдинов Фаил, Саба шәһәр җирлеге,

6.      Хафизов Рәдис, Шәмәрдән авыл җирлеге,

7.      Харитонов Радмир, Сатыш авыл җирлеге,

8.      Фәсхетдинов Рөстәм, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Бүген, 2019 нчы елның 1 нче декабрендә, Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында турнирның финалы узды. Турнир 1х1 форматында, төркем системасы буенча үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча турнирда катнашучылар түбәндәге призлы урыннарга лаек булдылар:

1 урын – Кәримуллин Илфан, Саба шәһәр җирлеге,

2 урын-Мөхәммәтшин Айнур, Саба шәһәр җирлеге,

3 урын-Хафизов Рәдис, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Барлык финалистларга дипломнарны, призерларга бүләкләрне, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов тапшырды.

Шулай ук, «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәрит Зарипов, Саба муниципаль районында киберспортны үстерү максатыннан җиһаз сатып алу өчен, «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлекчәсенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы исеменнән, сертификат тапшырды.

 

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International