ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

Катнашу өчен сылтама - https://forms.gle/vsQ1auThjJfm51qp8 . Вакыты  - 30 мартка кадәр.

 

 

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

21 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгенең актлар залында “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле штабы инициативасы белән Гвардия Cyber Турниры булып узды. Анда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары һәм Казан шәһәреннән 14-35 яшьлек 30 киберспортчы катнашты. Турнир Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Ярышлар парлы форматта узды.

Турнирда Булат Хәйретдинов (Казан шәһәре) һәм Салават Хәйретдинов (Арча районы) җиңүче булдылар, икенче урынны Айнур Мөхәммәтшин, Илназ Хәлилов (Саба районы) һәм өченче урынга Илнур Галимҗанов, Рашат Мөхәммәдиев (Саба муниципаль районы) лаек булды.

Турнир чемпионнары Булат һәм Салават Хәйретдиновлар үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар: «Без җиңүебезгә ышанмыйбыз да! Турнирның әлеге форматы яшьләрне бик җәлеп итә, әлеге юнәлеш елдан-ел үсә бара».

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ ЯШЬ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир үткәрелде. Анда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу матур көндә һәркем «көмеш» яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлый. Саба муниципаль районында бу көн уңаеннан төрле чаралар үткәрелә, бигрәк тә район яшьләре җәлеп ителә.

Бүген Саба муниципаль районының Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Әлмиев, Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында яшәүче Камил Якуповны бәйрәм белән котлады. Ул ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аларга алдагы елларда сәламәтлек теләде.

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ ЯШЬ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия штабы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба муниципаль районының күп балалы, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә яңа уку елына әзерлектә адреслы ярдәм күрсәтте. Аларга канцелярия кирәк-яраклары, балалар иҗаты өчен җыелмалар тапшырылды.

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

24 февральдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир узачак, анда Саба, Арча, Кукмара, Балтач муниципаль районнары яшьләре катнашыр дип көтелә. Башлана: 10.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы елның 1 нче октябрендә Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар старт алды. Сайлауларның оештыру комитетына 10 җирлегеннән Саба, Шәмәрдән, Сатыш, Тимершык, Килдебәк, Түбән Шытсу, Югары Симет, Олы Шыңар, Явлаштау) 13 кандидат тапшырды.         

Бүген, 2019 нчы елның 5 нче декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына «Яшьләр һәм авыл» дигән темага кандидатлар өчен дебатлар узды. Дебатлар вакытында һәр кандидат үз планнары белән таныштырды, авыл яшьләренең эшчәнлеге турында үз фикерен белдерде һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итте.

2019 елның 6 декабреннән 20 декабренә кадәр «#СабыМолодежь» онлайн-марафоны һәм кандидатлар өчен тавыш бирү башлана.

Һәр кандидатка уңышлар телибез!

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир тәмамланды. Турнир агымдагы елның ноябрь аенда Саба муниципаль районының авыл җирлекләре территориясендә узды. Зона этапларында катнашу өчен районның 15 авыл җирлегеннән 14-30 яшьлек 150дән артык катнашучы заявка бирде. Турнирны оештыручылар - «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнир нигезләмәсе нигезендә, финал этабына, 4 җирлектән, сайлап алу этапларында катнашкан 8 кеше үтте:

1.      Гомәров Рәмзил, Түбән Шытсу авыл җирлеге,

2.      Мөхәммәтшин Айнур, Саба шәһәр җирлеге,

3.      Исмәгыйлев Ринат, Саба шәһәр җирлеге,

4.      Кәримуллин Илфан, Саба шәһәр җирлеге,

5.      Шәрәфетдинов Фаил, Саба шәһәр җирлеге,

6.      Хафизов Рәдис, Шәмәрдән авыл җирлеге,

7.      Харитонов Радмир, Сатыш авыл җирлеге,

8.      Фәсхетдинов Рөстәм, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Бүген, 2019 нчы елның 1 нче декабрендә, Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында турнирның финалы узды. Турнир 1х1 форматында, төркем системасы буенча үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча турнирда катнашучылар түбәндәге призлы урыннарга лаек булдылар:

1 урын – Кәримуллин Илфан, Саба шәһәр җирлеге,

2 урын-Мөхәммәтшин Айнур, Саба шәһәр җирлеге,

3 урын-Хафизов Рәдис, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Барлык финалистларга дипломнарны, призерларга бүләкләрне, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов тапшырды.

Шулай ук, «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәрит Зарипов, Саба муниципаль районында киберспортны үстерү максатыннан җиһаз сатып алу өчен, «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлекчәсенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы исеменнән, сертификат тапшырды.

 

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International