ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2021 нче елның 25нче февраль көнне, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Утырышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгыш ясады, шулай ук, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бүлекләреннән вәкилләр чакырылган иде. Яшьләр парламенты икенче утырышта көн тәртибендәге алты мәсьәләне карады.

Тэги: ЯшьләрПарламенты
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелә. Кандидатлар өчен тавышны 14-35 яшьлек Татарстан халкы бирә ала. Онлайн-тавыш бирү районнар буенча үткәрелә-сайлаучылар яшәгән районның муниципаль Яшьләр парламентына сайланучы кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Үз тавышыңны бирү өчен "ТР халкының сораштырулары" бүлегенә керергә һәм "Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү"н сайларга кирәк. Бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин, әмма бер яки берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Яшьләр парламентларына мең ярымнан артык кеше кандидат булып тора. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның һәр муниципаль районында Яшьләр парламенты барлыкка киләчәк.


saby.tatarstan.ru

13
март, 2020 ел
җомга

19 нчы март көнне Саба гимназиясендә, 20 март көнне Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында район яшьләре белән очрашу узачак. Анда яшьләр үзәге концепциясе буенча фикер алышу һәм Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеген таныштыру планлаштырыла. Барлык район яшьләрен чакырабыз! Башлана: 18.00 сәгатьтә.


saby.tatarstan.ru

3
март, 2020 ел
сишәмбе

2 март көнне Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары өчен тренинг һәм белем бирү семинары булып узды. Әлеге чараның максаты булып:

- катнашучыларга командада уңайлы урын сайлаганда ярдәм итү;

- бердәм эшли белү һәм агымдагы проблемаларны бергә хәл итә белү.;

- командада психологик һәм эмоциональ бергәлекнең оптималь дәрәҗәсен җайга салу;

- Татарстан Республикасында үткәрелә торган грант бәйгеләрен тәкъдим итү;

- грант алу өчен гаризалар язу һәм рәсмиләштерү буенча гамәли тәкъдимнәр.


saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

25 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары өчен тренинг һәм белем бирү семинары узачак. Башлана: 18.00 сәгатьтә.


saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген, 31 гыйнвар көнне, Сатыш авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Айнур Халиев алып барды. Яшьләр парламенты утырышында көн тәртибендәге 4 мәсьәлә каралды:

 

1.         Яшьләр парламенты Рәисе урынбасарларын сайлау.

2.         Яшьләр парламентының җаваплы сәркатибен сайлау.

3.         Яшьләр парламенты комиссияләрен төзү.

4.         Яшьләр парламенты комиссияләре рәисләрен һәм әгъзаларын сайлау.

 

Беренче утырыш нәтиҗәләре буенча, Яшьләр парламенты рәисе урынбасарлары итеп Альберт Вәлиев (Шәмәрдән авыл җирлеге) һәм Алинә Гарифуллина (Тимершык авыл җирлеге) , ә җаваплы сәркатип итеп Алисә Гомәрова (Шәмәрдән авыл җирлеге) сайланды.

 

Яшьләр парламенты әгъзалары карары буенча 5 комиссия төзелде:

1.         Мәгариф буенча Комиссия;

2.         Мәдәният буенча комиссия;

3.         Авыл хуҗалыгы буенча комиссия;

4.         Техник үсеш буенча комиссия,

5.         Спорт һәм туризм буенча комиссия.

 

* Мәгариф комиссиясе рәисе итеп Антон Никифоров сайланды (Саба шәһәр җирлеге),

* Мәгариф буенча комиссия әгъзасы - Алинә Вәлиева (Килдебәк авыл җирлеге);

 

• Мәдәният буенча комиссия рәисе - Фаил Шәфигуллин (Сатыш авыл җирлеге),

* Мәдәният буенча комиссия әгъзасы - Адилә Хәбибуллина (Тимершык авыл җирлеге);

 

• Авыл хуҗалыгы буенча комиссия рәисе - Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу авыл җирлеге),

* Авыл хуҗалыгы буенча комиссия әгъзасы - Рамил Тимербаев (Олы Шыңар авыл җирлеге);

 

* Техник үсеш буенча комиссия рәисе - Ринат Исмәгыйлев (Саба шәһәр җирлеге),

* Техник үсеш буенча комиссия әгъзасы - Гүзәл Хилалетдинова (Килдебәк авыл җирлеге).

 

• Спорт һәм туризм буенча комиссия рәисе - Фаридун Камолов (Саба шәһәр җирлеге),

* Спорт һәм туризм комиссиясе әгъзасы итеп Дилүс Закиров (Югары Симет авыл җирлеге) сайланды.

 

Яшьләр парламенты рәисләренә һәм әгъзаларына эшләрендә уңышлар телибез!


saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген, 2019 нчы елның 6 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү башланды.  Кандидатлар өчен тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://forms.gle/9yFVXs3WuLk576sb7 .

Тавыш бирү 2019 елның 20 декабренә кадәр узачак.

Әйдәгез, яшь парламентарийларга үз тавышларбызны бирик!


saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы елның 1 нче октябрендә Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар старт алды. Сайлауларның оештыру комитетына 10 җирлегеннән Саба, Шәмәрдән, Сатыш, Тимершык, Килдебәк, Түбән Шытсу, Югары Симет, Олы Шыңар, Явлаштау) 13 кандидат тапшырды.         

Бүген, 2019 нчы елның 5 нче декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына «Яшьләр һәм авыл» дигән темага кандидатлар өчен дебатлар узды. Дебатлар вакытында һәр кандидат үз планнары белән таныштырды, авыл яшьләренең эшчәнлеге турында үз фикерен белдерде һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итте.

2019 елның 6 декабреннән 20 декабренә кадәр «#СабыМолодежь» онлайн-марафоны һәм кандидатлар өчен тавыш бирү башлана.

Һәр кандидатка уңышлар телибез!

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International