ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Авыру кеше белән элемтәгә кергән затлар билгеләнгән, барысы да өйдә карантинда, алар анализлар биргән.


bavly.tatarstan.ru

Илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә 65 яштән өлкән ялгыз кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Безнең җирлектә волонтер булып Гайнетдинова Айсинә, Хадиуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Гүзәл эшли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.


saby.tatarstan.ru

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп еллары исегездәме? Үзегезнең кабинет, сыйныф тактасы буйлап сызгырып шуучы акбур , сыйныфташларның көлүе... Бүген мәктәп укучыларының дәресләре бөтенләй андый түгел. Алар язгы каникуллардан парта артына түгел, ә ноутбук, планшетлар һәм смартфоннар экраннары артына әйләнеп кайтты. Һәм барлык балаларның да мондый техникасы юк. Бу укучыларга дистанцион рәвештә белем алу мөмкинлеге бирү өчен Татарстанда #Отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясе старт алды. Безгә  сезнең ярдәмегез бик кирәк. Сез мәктәбегезгә үзегез кулланмый торган  компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар алып килергә яки сатып алырга, яки аларны сатып алырга акча күчерә аласыз. Әгәр сезнең мөмкинлекләрегез бар икән, туган мәктәбегезгә ярдәм итегез һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга укытучылар белән элемтәне югалтмау, тизрәк дуслар күрү һәм дәресләргә тулы рәвештә кайту мөмкинлеге бирегез.


saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.


saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.04.2020 ел, №306 карары нигезендә, гражданнарның ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларына, җәмәгать транспортына сулыш органнарын (битлек, ресираторлар) шәхси саклау чараларыннан башка керү һәм булу тыела.


saby.tatarstan.ru

20.04.202020 елга Саба районы буенча 32 кеше (контактлар) медицина күзәтүе астында, имин булмаган илләрдән COViD буенча килгән-19 - 0, Россиядән килгән - 20 кеше.

Саба районы буенча 20020 елның 20 апреленә короновирус йоктыруның 2 очрагы расланган.


saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2020 ел
шимбә

Җинаятьчеләр коронавирус инфекциясе мәгълүматына ышыкланып, зарарлы спам тарата башлады.


bavly.tatarstan.ru

СМС-пропускларда өйдән чыгу өчен 11 нче номер астында яңа максат — «Чәчтарашханәдә булу» барлыкка киләчәк.


bavly.tatarstan.ru

ТР Министрлар Кабинеты Covid-19дан саклану чаралары турындагы карарга өстәмә игълан итте.


bavly.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International