Зәйнетдинова Хәния Вафа кызы 1936 елның 16 мартында Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. 7 класс белем алган.
Язмыш аны Олы Кибәче егете Фаузетдин белән таныштыра һәм алар гаилә корып яши башлыйлар. Ләкин парлы гаилә тормышы озакка сузылмый, тормыш иптәше яшьли бакыйлыкка күчә. Хәния апа 2 бала белән тол кала. Бу вакытта сугыш ветераны булган кайнатасы әле исән була, аны тәрбияләп соңгы юлга озата.
Хәния апа Кибәче җирлегендә төрле өлкәләрдә хезмәт куя, авыл китапханәсендә җыештыручы булып эшли, фермада дуңгызлар карый. Ат җигеп, һава торышының нинди булуына карамастан, 17 ел шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ялгызы 1 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Хәния апаның 3 оныгы бар, улы Илдус тәрбиясендә гомер кичерә.
Олы Кибәче авыл җирлегендә ел саен Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар оештырыла. Ярышларда 3 команда катнашты. Җиңүче булып Олы Кибәче урта мәктәбе командасы танылды, 2 нче урында-әниләр командасы, 3 нче урында-студентлар командасы. Барлык командалар да матур, бердәм уен күрсәттеләр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Төбәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чәй эчү чарасы оештырылды. Җирлек башлыгы А.К. Сафин барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Олы Кибәче авылы мәчетендә сыйныфташлар Газизов Азат, Гәрәев Айрат, Газизуллин Фәнис һәм Шәкүров Рәмзил ел саен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе оештыралар. Имам-хатыйб Рәис хәзрәт вәгазьләр һәм Коръәннән сүрәләр укый. Аннары мөэминнәр тәмле татар ашы һәм башка тәмле ризыклар белән сыйланалар. Бу оештыручыларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез!
Олы Кибәче урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды.Балалар ике командада көч сынаштылар. Ярышлар каршылыклар полосасы, тизлеккә узышу, күрсәтмә конкурслар, хәрби әзерлек рәвешендә узды. Жюри әгъзалары төрле вакытта Әфганстанда, Чечняда һәм Украинада хәрби операцияләр үткән хөрмәтле кунаклар булды.Алар егетләрнең чыгышларын югары һәм гадел бәяләделәр. Музыкаль номерлар һәм кызларның эмоциональ ярдәме бәйрәмне онытылмаслык итәргә ярдәм итте.
Олы Кибәче авыл җирлегендә хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан яшьләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 5 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - Олы Кмбәче, 2 урын - Олы Мишә, 3 урын - Төбәк, 4 урын - Кече Кибәче, 5 урын - мәктәп. Матур, оешкан уеннары өчен егетләргә рәхмәт белдерәбез!
Олы Кибәче авылы мәчетендә Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә, елдагыча азан әйтүчеләр бәйгесе оештырылды. Анад алда язылган 37 бала катнашты. жюри рәисе- Казаннан Коръән хафизләр әзерләү үзәге җитәкчесе, шәригать фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов иде. Җиңүче балаларга ңипломнар, истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына волейбол ярышы узды. Уеннарда 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:1 урын- Студентлар; 2 урын; Олы Кибәче; 3 урын- Кече Кибәче; 4 урын- мәктәп командасы. Егетләр матур, оешкан төстә уен күрсәттеләр. Олы Кибәче 1әм Кече Кибәче командалары егетләре уен өчен бирелгән акчаларны МХО га ярдәм итеп тапшырдылар.
Кече Кибәче авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган "Җәлилгә Хат" исемле әдәби квиз үткәрелде. Чарада Саба районы китапханәчеләре, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары катнашты. Квизда 8 команда көч сынашты. Әдәби кичә һәркемгә ошады.
"Россия чаңгы юллары-2026" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә чаңгы ярышы булды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты. Призлы урыннар алучыларга җирлек башлыгы исеменнән грамоталар тапшырылды.