10 июль көнне Тихоново авыл мәдәният йорты балалар өчен су белән күңел ачу уенннары уздырды.
9 июль көнне Тойма авылында мөселман бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаетенә багышланган чара узды.
9 июль көнне Абалач мәдәният йорты хезмәткәрләре хәрәкәтле уеннар көне үткәрделәр.
9 июль көнне Абалач мәдәният йортында "Гаилә"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
8 июль көнне Тихоново авыл мәдәният йортында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Бергә һәм мәңгегә" дигән күңел ачу программасы булып узды.
Җәй-чәчәкләр һәм төрле үләннәр чоры. Кешеләр чәчәкләрне һәрвакыт ярата. 6 июль көнне Бәзәкә мәдәният йортында тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде.
5 июль көнне Турай мәдәният йорты территориясендә өстәл уеннары сәгате узды. Балалар клубта вакытны күңелле үткәрү өчен очраша. Алар бик теләп лото, монополия уеннарын уйнадылар, башваткычка катнаштылар һәм пазллар җыйдылар.
2 июль көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында "Эт - кешенең дусты" дигән фотокүргәзмә-бәйге узды
1 нче июль көнне Песәй авылы мәдәният йортында шашка уены яратучылар бәйгесе билгеләп үтелде. Балалар үзләренең көчләрен, фикерләү сәләтен сынадылар.
3 июль көнне Тойма авыл мәдәният йортында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча «Без экстремизмга каршы " дип исемләнгән чара узды.