6 нчы сентябрь көнне, китап укучылар көне уңаеннан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында "Балаларга- китап" дигән матур чара оештырды.
2 нче сентябрь көнне Песәй авылы җирлегендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Беляеев Радмир Ильдар улы урып-җыю чорында мул уныш җыеп алучы хөрмәтле игенчеләр белән очрашты. Кыр батырларын мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләде. Авыл үзешчәннәре матур концерт программасы белән чыгыш ясады. Зур хөрмәткә лаек булган уңган игенчеләргә юлланган матур теләкләр, дәртле җырлар аларны яңа уңышларга рухландырды.
1 нче сентябрь - Белем көне. Мәктәп балаларның шат авазына күмелде. Матур чәчәк бәйләмнәрен кулларына тотып, пөхтә итеп киенеп, алар белем йортларының бусагасын атлап керде. Әлеге бәйрәмдә Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгыш килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Мәдәният йорты тормышында актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Песәй мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта «Чәчәк ат, Татарстаным» темасы астында бик матур чара узды.
Песәй мәдәният йортында балалар өчен музыка уен кораллары һәм аларның килеп чыгу тарихына багышланган кызыклы викторина үткәрелде.
19 нчы август көнне, кыр батырларының кичке аш вакытында, Песәй авылы үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.
7 нче август көнне Песәй авылы мәдәният йортында балалар өчен «Иксез-чиксез кино дөньясы» дип аталган кичә үткәрелде.
"Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле" ди татар халык мәкале. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә.
Песәй мәдәният йорты балаларга һәм яшүсмерләргә экологик тәрбия бирүдә актив катнаша.
23 нче июль көнне балалар өчен купкырлы талант иясе җырчы-башкаручы, шагыйрь, театр һәм кино актёры Владимир Высоцкий иҗатына багышланган әдәби-музыкаль сәгать уткәрелде.