ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2 март көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Язгы ташкын»дип исемләнгән викторина үткәрде. Чараның максаты- Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне, бүгенгесе, мәдәнияте, икътисады, табигате белән танышу; гражданлык позициясе формалаштыру; укучыларны табигатьне сакларга өндәү. Чара башында катнашучылар уен шартларын игътибар белән тыңладылар. Беренче турда барлык укучылар да катнашты. Алар тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җавап бирүчеләр викторинаның 2 турына узды. Чара ахырында катнашучылар Иске Имән турында хикәя тыңладылар, ул үз тамырлары турында онытмаска, ягъни туган як тарихын белергә һәм истә тотарга чакыра.

Тэги: ТАССРга 100 ел Шемордан Шәмәрдән
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен Нәҗмиев Тәлгать Самат улын искә алу кичәсе узды. Бу кичтә без язучының тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык. Китапханәчеләр Нәҗмиевның фоторәсемнәре белән презентация, аның безнең китапханәдә булган китапларын күрсәттеләр. Хатын-кызлар кызыксынып тыңладылар һәм үз тәэсирләре һәм хатирәләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Шемордан Шәмәрдән
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2020 ел
җомга

18 февраль көнне Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә, «Балкыш»тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, танылган татар язучысы Каюм Насыйрига багышланган кичә-портрет үткәрелде. Кунакларга кыскача метражлы фильм һәм презентация күрсәтелде, анда танылган язучы музееннан фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар тупланды. Кунаклар шулай ук Каюм Насыйриның үз куллары белән ясаган җиһазларының фоторәсемнәрен дә күрделәр. Ял итүчеләр язучының осталыгына сокландылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Шемордан Шәмәрдән
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International