15 елдан артык шәхси эшмәкәрләр - Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чын күңелдән» хәйрия акциясе оештырдылар.
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау сәбәпле, Закировлар әлеге категориядәге 162 балага азык-төлек пакетлары тапшырырга булдылар. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре азык-төлек таратуны авыл җирлекләре җитәкчеләре аша оештырдылар. Балаларга бүләк тапшырганнары өчен күп гаиләләрдән рәхмәт шалтыратулары килде.