24 нче август көнне "Ямьле Саба" яр буенда Саба район китапханәсе оештырган "Җәйге китапханә 2023" проекты катнашучыларын тәбрикләү тантанасы узды.
Чарада Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаиль улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллина,
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Илмира Гыймаева катнашты. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз, татар телендә чыга торган "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары һәм "Салаваtik" лар төркеме булды.
Чарада "Иҗади остаханә", "Китап кыстыргыч ясау " мастер-класслары оештырылды.
Җәй буе "Вконтакте" челтәрендә бирелгән биремнәрне үтәп, дәфтәрләренә язып барган китап укучыларына рәхмәт хаты һәм матур истәлекле китаплар тапшырылды.
Шулай ук чарада «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проектында катнашкан, Саба районы җиңүчеләре бүләкләнде.
Чара "Салаваtik"лар төркеме концерты белән дәвам итте.
Саба район китапханәсе "Гаилә"паркында яшүсмерләр белән "Библиопати" проекты кысаларында "Яшьләргә нинди ял кирәк?" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче Миңнуллина Р.Р. катнашучыларга китапханә бүген уку урыны гына түгел, ә мәгълүмат һәм белемнәр патшалыгы, ялгызлар һәм дуслар өчен очрашу урыны, белем багажын тулыландырып кына калмыйча, ял итү дә кызыклы булган мәгълүмат мәйданчыгы дип сөйләде.
17 августта Миңгәр авылында Саба район китапханәсе Казан халык һөнәрләре техникумы вәкилләре алдында күргәзмәдә катнаштылар.
16 нчы августта Казан шәһәренең "Б.Рәмиев исемендәге IT паркның " бинасында "Мәгариф теориясендә һәм практикасында культурологик алымны гамәлгә ашыру" күргәзмәсе оештырылды.
15 август көнне Саба район китапханәсе “ Олимп” паркында “Саба районы язучылары, шагыйрьләре” дип исемләнгән әдәби танып белү сәгате үткәрде. “Якташ язучыларыбызның иҗаты” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм кызыклы уен-викторина үткәрелде.
10 август көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Сабитов Фаметдин Сабит улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Мәхәббәтле гомер" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенең истәлекле урыннарына экскурсия оештырдылар. Чараның башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында ятып калган каһарманнар турында сөйләделәр. Аннары Миңнеханов Нургали Миңнеханович бюсты янына бардылар, аның күпьеллык һәм зур уңышларга ирешкән хезмәтен искә алдылар. Соңгы тукталыш композитор Фасил Әхмәтовка багышланган мемориаль такта янында булды. Күренекле композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар.
3 август көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Очрашуга Явлаштау авылында гомер итүче “Татарстанның атказанган терлекчесе” Ринат Шамилов килде.
2023 елның 28 июлендә Саба сәнгать мәктәбенең баян сыйныфының укучылары өчен "Ямьле Саба" яр буенда «Татарстан мәдәнияте, татар халкының гореф-гадәтләре" исемле бәйрәм чарасы "Сабантуй" узды.