Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч ишетелә. Өченчеләре җир куеннынан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Чишмәләр - пакълек, чисталык, сафлык билгесе дә. Балаларның игътибарын, Байлар Сабасында урнашкан чишмәләр тарихы белән җәлеп итү максатыннан, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре экскурсия оештырды. Экскурсия барышында балалар белән чишмәләр янында, чишмәләргә һәм кечкенә елгаларга сакчыл мөнәсәбәт, аларны саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. “Ямьле Саба” яр буенда урнашкан чишмәләрнең тарихын тыңладылар, чишмәдән су эчтеләр, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук әлеге чара вакытында балалар төрле милли уеннарда да актив катнаштылар.
Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубының чираттагы утырышы оештырылды. Чарага шулай ук "Сатыш - гасырлар аша 2" китабы авторы Гайнетдинова Рузилә дә чакырылган иде. Очрашуда Саба районы биләмәсенә кергән авыллар исемнәренең килеп чыгышы турында тарихи чыганакларны кулланып фикер алышу булды. Шулай ук халык санын алу буенча ревизия документларына таянып авылларның якынча барлыкка килү вакытлары турында да сөйләшенде. Һәр катнашучы актив булды, үз фикерен аңлатты, теге яки бу китаптан алынган мәгълүмат, фактлар ярдәмендә дәлилли алды. Исемнәр арасында иң зур кызыксыну уятканы Саба сүзенең килеп чыгышы булды. Шуның өчен дә, без һәрберебез туып үскән җир белән өзлексез бәйләнгән. Һәм кайда гына булсак та, туган үскән җиребезне күңелебездән чыгарырга хакыбыз юк...
5 июльдә «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен Шәмәрдән модель китапханәсендә «Гаилә учагы янында» күңел ачу сәгате үткәрелде. Чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Чара башында хатын-кызлар мәхәббәт, өмет һәм тугрылык турындагы гыйбрәтле хикәяне тыңладылар. Аннары «Күңелле табышмаклар» викторинасы, «Бала сүзе», «Традицияләрне белүчеләр», «Халык зирәклеге» конкурслары уздырылды. Чараның икенче өлешендә китапханәчеләр хатын-кызларны яңа вакытлы басмалар белән таныштырдылар.
Һәр кешенең, шул исәптән баланың да, төп хокукы – яшәү хокукы бар . Бүген 1 июльдә Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире яшь укучылар өчен әңгәмә диалог оештырды. Чара үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балаларга аларның хокуклары турында аңлаешлы формада сөйләде-бу бала хокуклары турында конвенция . Җирдәге барлык балаларның да үз йортларында бәхетле яшәргә хокукы бар. Һәр кеше, шул исәптән бала, торакның кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә тормышына тыкшынудан дәүләт тарафыннан яклауга хокуклы. Һәр бала үз гаиләсендә тәрбияләнергә хокуклы. Чара барышында балалар «хокук белгечләре»викторинасы сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Үз илеңнең гражданы булыр өчен, Туган илеңне яратырга, аның кануннарын һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм һәр көн аның файдасы өчен эшләргә кирәк.
29 июнь көнне китапханә каршындагы клуб формированиеләре әгъзалары өчен Саба район китапханәсе Чебоксар шәһәренә экскурсия оештырды. Катнашучылар шәһәрнең истәлекле урыннарында булдылар.
26 июньдә Саба район китапханәсе Саба районы мәдәният бүлеге составында "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсында катнашты. Чара Г. Тукай исемендәге Татар филармониясе паркында узды. Чигү, шоппер-сумкага рәсем ясау, беләзекләр һәм тәсбихләр җыю буенча мастер-класслар күрсәтелде. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре "Язучы - якташларыбыз", "Җәйге китапханә" күргәзмәләрен оештырдылар, анда иҗади мастер - класслар, китаплар уку һәм балалар журналлары белән танышу булды. Кечкенә кунаклар китаплардан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук, матур һәм якты фотозона ул беркемне дә битараф калдырмады. Филармония эчендә кунакларны һәм жюри әгъзаларын академик Абрар Кәримуллин һәм СССРның халык артисты, Г.Тукай Республика премиясе лауреаты Ш. Биктимировның истәлекле әйберләреннән һәм эшләреннән күргәзмә көтеп торды. Шәһәр халкы бу чарада актив катнашты.
Саба гимназиясе каршында оешкан “Мирас” лагерена йөрүче укучылар өчен, 21нче июнь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә” паркында “Җәйге китапханә-2023” бәйрәмен үткәрделәр. Укучылар командаларга бүленеп: “Пазл”, “Мәкальне дәвам ит”, “Әкияти викторина”, “Шифрлау”, “Сүзләрне тәрҗемә ит”, “Милли киемне таны” станцияләрдән торган квест уенда актив катнаштып, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара флешмоб һәм дискотека белән тәмамланды.
16 июнь көнне Саба район китапханәсе китап бирү пункты Урта Саба авыл клубында «Казан турында син нәрсә беләсең?» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәчеләр балаларны Казан шәһәре тарихы, аның истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләрнең биографияләре белән таныштырды. Шулай ук «Минем Казаным юлкүрсәткеч», «Мавыктыргыч Татарстан» китапларына күзәтү үткәрделәр.
Бүген Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. Районыбызда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алкалар, чулпы, беләзекләр, калфаклар бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде. Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага нәкъ 134 ел элек бүләк итә. "Милли гаилә" номинациясендә Олы Шыңар авылыннан Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. "Милли коллектив" исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды. "Милли кием- милләтемә тугрылык ул" номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.
Бүген Саба район китапханәсе "Җәйге китапханә" проекты кысаларында район Сабантуе - 2023тә катнашты. Аланчыкта иҗади мастер - класслар, китап уку, китаплар һәм журналлар белән танышу оештырылды. Кечкенә кунаклар китаптан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактларны өйрәнделәр. Шулай ук аланда фотозона оештырылды һәм төрле аудио-әкиятләр тыңларга мөмкинчелек тудырылды.