Терроризм һәм экстремизм проблемасы глобаль һәм кискен проблемаларның берсенә әверелде. Җәмгыятьнең бурычы-бу куркыныч белән көрәштә уртак көчләрне берләштерү. Терроризмга ничек каршы торырга? Экстремаль ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында балалар күргәзмәгә килгәч белделәр. Терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк. Халыкларның, дәүләтләрнең, диннәрнең үзара хөрмәте терроризмның социаль базасы үсешен кисәтергә һәм җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк. 2 июньдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә уздырылган чарада шул хакта сөйләшенде. Чара азагында балаларга резинкадан браслет ясау буенча мастер-класс та уздырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы.Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте.
2023 нче ел татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә “Остазлар һәм укытучылар” елы дип игьлан ителде. 1 июнь көнне гаилә паркында халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, саклау максатында III нче район күләм «ТАЛАНТЛЫ БАЛАЧАК» балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль – конкурсынның гала концерты узды.
31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә.26 май көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты һәм бурычлары-яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм ныгыту теләген тәрбияләү, яшьләрнең тәмәке тартуның зыяны турында белемнәрен киңәйтү . Китапханәче катнашучыларны тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм дөньяда тәмәке тарату юлларының тарихи белешмәләрен китереп, бу начар гадәтләрдән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе турында сөйләде. Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре турында белделәр, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүен расладылар
2023 елның 24 маенда Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре районның «Солдатка хат» акциясенә кушылды. Акциядә «Үсеш» Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Балалар хәзер махсус операциядә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында мәктәп укучылары солдатларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда булганнарга ярдәм сүзләрен әйттеләр. Мәктәп укучылары аларга хәзер бик кирәк булган гади һәм бик җылы һәм эчкерсез сүзләр яздылар.
Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Олы Нырта авыл китапханәсе мөдире балалар өчен « Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине»дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар борынгы заманнар тарихы дөньясына чумдылар һәм борынгы болгарлар мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук китапханәче дөнья диннәренең берсе – ислам тарихы, мөселман традицияләре һәм Татарстанда дөнья мәдәнияте һәйкәлләренең яңадан торгызылуы турында сөйләде. Ул Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте буенча китапларга игътибар итте, алар казулар, рухи хәтер үзәкләре, шәһәрләр, сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре, төзелеш һәм архитектура, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге төрле казанышлар белән таныштыра. Икенче өлештә "Әдәби алан" проекты буенча эшне дәвам итәләр, табышмакларга , милли бәйрәмнәргә һәм йолаларга күзәтү үткәрәләр, җавапларны үз дәфтәрләренә язалар.
18 май көнне Саба Үзәк китапханәсендә “Бер очрашу – бер гомер!” дип исемләнгән, “Безнең гәҗит” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, баш мөхәррир, танылган журналист Илфат Хәким улы Фәйзрахманов белән очрашу кичәсе булды. Чарада китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары”, “Сөембикә” клублары әгъзалары, китапханәчеләр, газетаны яратып укучылар, хәбәрчеләр катнашты. Илфат Фәйзрахманов газетаның эшчәнлеге, язмаларны дөрес итеп язу тәртипләре турында сөйләде. Газета тормышында актив катнашучыларны бүләкләде. Катнашучылар Илфат Фәйзрахмановның шәхси тормышы, туган авылы белән бәйләнеше, кызыксынулары турында кызыклы сораулар бирделәр. Очрашу кызыклы һәм эчтәлекле узды.
Китапханәдә әдипләр белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм, ә якташ әдипләр белән очрашу-икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр, гадәттә, гомер буе истә кала. 17 май көнне, Саба район китапханәсендә "Якташларны белик" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чараның кунагы якташ шагыйрәбез Миннегөл апа Манихова иде. Очрашу барышында Миннегөл апа Манихова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләренең язуга рухландырган тарихларын сөйләде. Шагыйрәнең “Әниемә булышам”, “Язмышыма рәхмәтлемен”, “Күңел түрендәге хәзинә” шигырьләр китапларына күзәтү ясалып, укучылар тарафыннан “Китап укы!”, “Әниемә булышам”, “Тукай телле халык без!”, “Укытучыма” һ.б. шигырьләре сәнгатьле итеп укылды. Чара ахырында шагыйрә: “Күзәтергә бар дөньяны, заманнан артта калма” - дип “Без-замана балалары” шигырен укыды.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат бирә. Вакытлы басмаларны уку яшь укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы ял тудыра.
Шәмәрдән балалар китапханәсендә 13 майда «Планета-Периодика» пресс – туры оештырылды. Укучыларга «Непоседа», «Сабантуй», «Салават купере», «ПониМашка», «Ялкын», «Ежик», «Классная девчонка», «Щенячий патруль», «Детская энциклопедия», «Мне 15», «Фиксики», «Мир принцесс» һ.б. журналлар тәкъдим ителде.
Балалар вакытлы матбугат битләрен кызыксынып һәм мавыгып карап чыктылар, яңа кызыклы фактларга һәм ачышларга гаҗәпләнделәр.
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. 13 майда Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире « аерылгысыз дуслар әти , әни , китап , Мин» гаилә бәйрәме оештырылды. Чарада Гаилә укучыларына «гаиләгез өчен файдалы китаплар» күргәзмәсе тәкьдим ителде , анда гаилә укуы өчен кызыклы танып белү китаплары тәкъдим ителде.Чара барышында бәйрәм тарихы белән таныштырылды, Гаилә, бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу турында сөйләшелде . Аннары китапханәче ата-аналарга һәм иң яшь укучыларга үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим итте, аларны кызыклы биремнәр көткән төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада узды, барлык балалар да татлы бүләк алдылар.