Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ел саен «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясен үткәрә. Әлеге Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан 2010 елдан бирле Самара балалар китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Шәмәрдән балалар китапханәсенең бу халыкара акциядә катнашуы инде яхшы традициягә әверелде. "И память подвига нам книга оживляет" мәгълүмати-танып белү сәгатендә Шәмәрдәннең “Салават купере” балалар бакчасында тәрбияләнүче, “Сәйлән” клуб берләшмәсе әгъзалары булып торган балалар катнашты.
Балалар өчен сугыш турында К.Паустовскийның «Похождения жука-носорога», Л.Кассиль, М.Зощенконың «Храбрые дети» хикәяләре; Е.Благинина, С.Михалков шигырьләре укылды. Балалар сугыш тарихларын бик игътибар белән тыңладылар. Электрон презентация ярдәмендә балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы ничек һәм кайчан башлануы, Совет Армиясенең Җиңүгә нинди авыр юл үтүе турында сөйләде. Чара эчтәлекле үтте һәм тематик мультфильм карау белән тәмамланды.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре район китапханәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышы темасына интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 6 «А» сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне киңәйтү. Уен 5 өлештән торды, һәр өлешендә 4 сорау, укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.
1941 нче елның 22нче июнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Без бу сугыш турында кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Әмма без бу батырларны онытырга тиеш түгел. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара Акциясе быел 14нче тапкыр үткәрелә. 5 май көнне Саба гимназиясенең 3нче “А” сыйныф укучылары өчен, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чара Константин Паустовскийның «Похождения жука-носорога» солдат-мультфильмы белән башланып китте. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы, дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр.Аннары укучылар Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларда зур җиңүне олылар белән беррәттән якынайта торган балалар турында хикәяләр аеруча кызыксыну уятты. Валентин Катаевның «Сын полка» повестенда балалар гади авыл егете Вани Солнцев язмышы белән таныштылар. Автор әлеге әсәр аркылы сугышта да күңел җылысы, игелеге һәм бер-береңә ярдәм итү өчен урын барлыгын күрсәткән.Чара ахырында Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды һәм китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәклеген, алар аша ата-бабаларыбыз башкарган батырлыкка хөрмәт күрсәтелүен аңлатты.
2023 нче елның 26 нчы февраль көнне булып үзган Х Халыкара “Сандугач-Соловей “дип исемләнгән җырчылар конкурсында Саба сәнгать мәктәбенең “Бәллүр” вокаль ансамбле Самара шәһәрендә үтәчәк конкурска чакырылып сертификат белән буләкләнгән иде
Бию- ул төрле мәдәниятләр һәм милләтләр кешеләрен берләштерүче универсаль тел. Халыкара бию көне-бу сәнгать төренә игътибар итү өчен сәбәп. Ул балеттан алып хип-хопка кадәр барлык стильләргә һәм юнәлешләргә багышланган.
19 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2023" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.
02.04.2023 конне Яр Чаллы шэхэрендэ бию сэнгате буенча "В вихре танца " исемле Бөтенроссия конкурс - фестивале узды.
Урта Саба авылы китап бирү пункты Урта Саба авылы клубы белән берлектә “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән башвакыч үткәрелде. Катнашучылар таныш һәм яңа әкият геройлары белән танышып уңай хис-кичерешләр алдылар. Күчмә китапханә китаплары яңартылды, балалар өчен периодик-журналлар уку мөмкинчелеге тудырылды.
2023 елның 30 мартында Саба балалар сәнгать мәктәбендә 3 нче «Шоколад» балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә тыңлаучылар өчен сәнгать мәктәбе укучылары концерт бирде.
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. 21 мартта уза торган Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм -яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә.