20.03.2023,Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге инициативасы буенча "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллин исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе " укытучылары һәм укучылары "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә" булдылар.
"Могҗизалар остаханәсе" проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсе Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының сәнгать бүлеге укытучысы Мифтахова Ф.И. белән берлектә яшь әниләр клубы өчен "Язгы тюльпаннар" акварель рәсеме буенча мастер-класс үткәрделәр.
Тәҗрибәле остаз-укытучы Фирүзә Илгиз кызы җитәкчелегендә иҗади очрашуда катнашучылар төсләрне дөрес катнаштырырга, гадәти булмаган төсмерләр алырга һәм җайлы күчүләргә ирешергә өйрәнделәр.
Мастер-класс вакыты бер сулышта сизелмичә үтте. Иҗат процессы рәсем сәнгатен яратучыларны берләштерә. Авторлык эшләренең никадәр матур һәм төрле булуы гаҗәп!
2023 елның 16 мартында Олы Әтнә авылында XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы һәм Гала-концерты узды
2023 елның 10 мартында 15:30 сәгатьтә Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мэктэбенен
хореография сыйныфы укытучысы Мубарэкжанова Альбина Зофэр кызы халык биюе предметы буенча 4 кл укучылары белэн тематик дәрес уздырды.
2023 нче елның 5 нче мартында Нәҗип Җиһан исемендәге "Татарстан Мирасы» дип аталган, IV Халыкара татар мәдәнияте, музыкасы һәм сәнгате бәйгесе узды.
2023 нче елның 4 нче мартында Балтач район мәдәният йортында "Талантлар парады" дип исемләнгән II төбәкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсы узды.
Бүген Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге инициативасы белән "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укытучылары һәм укучылары "И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булдылар".
26 февральдә Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Татарстан талантлар Республикасы"V Республика конкурсы узды
26.02.2023 Казан шәһәрендә V Бөтенроссия "Биеклектә" фестиваль-бәйгесе узды.
2023 елның 6 февралендә, "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укучылары һәм укытучылары "Казан халык сәнгать кәсепләре техникумында" экскурсия дә булдылар.