24 май көнне Саба район китапханәсенә Татарстанның төрле районнарыннан "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүче кунаклар килде . Реконструкциядән соң яңартылган китапханә буенча экскурсия ясадылар, китапханә тарихы һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.
2024 елның 24 маенда район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Бергә булу - зур бәхет!» дип исемләнгән концерты булып узды.
Педагоглар һәм укучылар Россия армиясенә һәм Ватанны саклауда катнашкан солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан искиткеч концерт әзерләгәннәр. Сәхнәдән таныш һәм тирән эчтәлекле көйләр яңгырады. Һәр композиция үзенчәлекле: эчкерсез, күңелгә үтеп керә торган. Чыгыш ясаучылар әсәр белән бәйле булган хисләрнең бөтен гаммасын җиткерергә тырыштылар. Классик музыка, дәртле биюләр, Ватан, гаилә турында җырлар, таныш көйләр тамашачыга матур эмоцияләр бүләк итте.
Чара җылы атмосферада узды, тамашачы катнашучыларга алкышлар белән рәхмәт белдерде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда “Китапчы галим – Әбрар Каримуллин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Ул - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнүче олуг шәхес.Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар бар. Катнашучылар академикның музейга бүләк ителгән шәхси китаплары, язмалары белән якыннанрак таныштылар.
2024 елның 22 маенда МББУ "Эзмә мәктәбе"ндә 8,9 һәм 10 сыйныф укучылары өчен "Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сангәть мәктәбенең" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы "Татар бизәкләре" дигән татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучыларга эшләнмәне әзерләү технологиясе һәм аны турыдан-туры бизәкләү күрсәтелде. Укучылар үз зәвыгы белән бизәнү әйберләрен яратып башкардылар һәм мастер-классны тәмамлагач, эпоксид сумала белән тутырдылар. Милли татар бизәнү әйберләрен кием-салымны бизәү өчен генә түгел, сувенир һәм бүләк итеп тә кулланырга мөмкин. Барлык укучыларга да яңа технологияләр үзләштерүдә уңышлар телибез.
13 нче май көнне Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Звезды из Завтра» дип исемләнгән яшь талантлар конкурсының финалы узды. Бу сәхнәдә Татарстан Республикасының зур шәһәрләрендә узган масштаблы сайлап алу турлары барышында жюри тарафыннан сайлап алынган иң талантлы һәм сәләтле башкаручылар чыгыш ясады.
Меңләгән катнашучылар арасыннан финалга иң яхшы 30 гына чыкты, алар арасында Х. һәм А. Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында укучы Илназ Усманов та бар иде. Үзенең остазы Айдар Фәтхуллин җитәкчелегендә Илназ үзенең осталыгының югары ноктасына җитә һәм Татарстан Республикасының данлыклы "La Primavera" камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясау хөрмәтен ала.
Илназның чыгышы яшь талантның триумфы гына түгел, ә бөтен Саба районы өчен дә зур горурлык булды.
10 май көнне Саба район үзәк китапханәсендә, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган "Сәлам, дуслар" шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Чараны Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. үзенең уй-фикерләре, теләкләре белән ачып җибәрде. Чарада китап укучыларыбыз "Сәлам, дуслар" китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, шагыйрәгә теләкләрен җиткерделәр. Тәслимә Низами үз чиратында матур шигырь, җырларын бүләк итте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Мөбәрәкова Ә.Г.да Тәслимә Низамига үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р. якташыбызга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләк тапшырды. Чара чәй табыны янында тәмамланды.
2 майда Түбән Шытсу төп мәктәбендә А.Кәримуллин район китапханәсе эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау,сумка- шоппер буяу һәм алкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем үз эшен үз фантазиясенә нигезләнеп башкарды.
Пушкин картасы буенча 46 билет алынды.
2 май көнне, Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, Саба үзәк китапханәсендә “Фронтовик язучыларыбыз иҗаты” патриотик сәгате үткәрелде. “Фронтовик язучылар” китап күргәзмәсе янында сугышта катнашкан әдипләребезнең тормыш юлары, иҗатлары белән таныштырылды, әсәрләренә күзәтү үткәрелде.
Саба район китапханәсендә икеләтә бәйрәм “Г.Тукай белән бергә” онлайн марафонын йомгаклау һәм якташ шагыйрәбез Ильмира Гыймаева белән очрашу чарасы уздырылды. Чара 2022 елдан Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенгесе көндә “Мин яшим” , “Соңармаска иде”, “Диңгез кебек безнең күңелләр”, “Шаян җиләк” шигырь китаплары авторы шагыйрә Ильмира Гыймаева белән башланып китте. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Китап укучыларыбыз сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марафонда катнашучыларыбыз да шагыйрәгә биргән сорауларына тулы, мәгънәле, кызыклы мәгълүмат алдылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чараның икенче өлешендә марафонда катнашучыларны тәбрикләү белән дәвам итте. Гаилә елы уңаеннан, 18-24 апрель аралыгында “Г.Тукай белән бергә” марафоны игълан ителгән иде. 7 көн буе: Әйдәгез танышабыз, Шигырь сөйлибез, Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштыру, Гаилә белән Г.Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильм карыйбыз, Шәҗәрәбезне барлыйбыз, Гаилә белән рәсем ясыйбыз, “Туган тел” не җырлыйбыз биремнәрен үтәп 61 гаилә катнашты. Марафонда катнашучылар 7 көн дәверендә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Бергәләп 7нче көннең биремен “Туган тел” җырын җырладылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.
2 май көнне Саба район балалар китапханә китапханәчесе Шакирҗанова И.И. Шәмәрдән лицееның 4 “В” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән интеллектуаль сәгать үткәрелде. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.