ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 01 апрелендә Төбәкара рәсем сәнгате конкурсына йомгак ясалды, ул 12 февральдән 13 мартка кадәр Казан шәһәренең Яңа Савин районы МБУДО «15 нче балалар сәнгать мәктәбе» базасында узды.

Конкурста муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе «Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлеге укучылары катнашты, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы. Конкурс читтән торып оештырылган форматта узды һәм «Живопись», «Графика», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләрендә күрсәтелде.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәни үзәгендә "Чулпан" балалар үзешчән иҗатының III төбәкара биеннале узды. Әлеге конкурста катнашып, Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен "Яшьлек" хореография коллективы  2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, "Яшьлек" хореография коллективының "Мизгел" төркеме 1 нче дәрәҗә лауреат булды.

“Бәллүр” вокал хореография ансамбле -1 нче дәрәҗә лауреат,

Габдрахманова Динә , Хисамиева Мәрьям - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Каримова Әминә, Ибрагимов Булат, Тахаутдинова Камилә - 2 нче дәрәҗә лауреат,

Карамов Айсаф – 3 нче дәрәҗә лауреат.

«Халык уен кораллары – баян»  номинациясендә Ибрагимов Булат - 3 нче дәрәҗә лауреат.

«Халык уен кораллары – курай»  номинациясында Аубакиров Надир – 1 нче дәрәҗә лауреат, Гайсин Нурсиль – 3 нче дәрәҗә лауреат.

Курайчылар дуэты (Аубакиров Надир, Гильманов Райхан) - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Курайчылар триосы (Гайсин Нурсиль, Гарифуллин Айгиз, Усманов Ильназ) - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Укытучылар Мөбәрәкҗанова А.З., Давлиева Г.Р., Султанов С.Н.рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
март, 2024 ел
якшәмбе

Район  китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен шәм ясау буенча мастер-класс үткәрелде, алар шәмнәрне җыярга һәм бизәргә өйрәнделәр. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

26 март көнне  Саба район китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 «Б», «Г», 4 «В» сыйныф, Саба урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф һәм Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен “Китаплар иленә сәяхәт” – әдәби – танып-белү уены уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17
март, 2024 ел
якшәмбе

17 март көнне Саба район китапханәсендә Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан  үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне  Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. котлады. Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15 март көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы Шамилова Альбина Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2,3,4 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе укучылар өчен  «Могҗизалы китапханә»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Казан шәһәрендә "Добрые традиции" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Фестиваль-конкурсның максаты: ел саен уздырыла торган балалар-яшүсмерләр форумын оештыру, ул төрле иҗади жанрлар һәм стильләр коллективлары арасында иҗади уңышлар белән уртаклашу мөмкинлеге бирә. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы " ( жит. Мөбарәкҗанова А.З.) әлеге конкурста катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

12 мартта Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Чабата биюе» темасына хореография буенча мастер-класс уздырылды. Мастер-класста Шекше авылыннан «Бөрлегән» коллективы балалары  катнашты. Чара барышында катнашучылар татарларның төрле этник төркемнәренең мәдәнияте һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар этник группаларның бию культурасы турында  белеп кенә калмадылар, ә үзләре дә әлеге дәрестә актив катнаштылар. Хореограф «Чабата» бию элементларын күрсәтте, балалар аларны җиңел генә кабатлый алдылар. Чара тере музыка астында узды. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография фәне укытучысы Әхмәтшина З.Р. үткәрде. Чара Пушкин картасы буенча узды, барлыгы 16 катнашучы.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Интеллектуаль уен - массакүләм уенның бер төре, ул катнашучыларның үз интеллектын һәм эрудициясен куллануына нигезләнә. Шәмәрдән балалар китапханәсендә 2024 елның 9 мартында «Илхам» клуб берләшмәсе әгъзалары өчен "Барысын да белергә телим!" диеп исемләнгән интеллектуаль интерактив уен оештырылды. Интерактив өстәл ярдәмендә уенчылар төрле тармаклардан сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

Һәр бала үзенең белем дөньясын, логик фикерләү, фикер йөртү һәм исбатлау осталыгын күрсәтә алды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 9 һәм 10 мартында Балтач мәдәни үзәгендә  «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» XXIV ачык эстрада сәнгате республика  яшьләр телевизион фестиваленең  зона этабы һәм Гала - концерты узды .  «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе " ннән 120 укучы катнашты.

 

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International