ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

 6 гыйнварда балалар киносы көненә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Мир чудесный мультфильмов известных» кинокалейдоскобы оештырылды.

Балалар игътибарына мультфильмнардан өзекләр тәкъдим ителде. Шуннан соң барлык теләүчеләр «Кадрны тап!» һәм «Җырның нинди мультиктан булуын фаразла» викториналарында катнаша алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа ел чыршысы һәм үз кулың  белән ясаган чыршы уенчыклары бәйрәмне тагын да ямьләндерә. 6 нчы январь көнне Сатыш авыл китапханәсенә балалар үз куллары белән чыршы уенчыклары ясарга җыйналды. Әлеге чара балаларның ялын күңелле итеп үткәрергә ярдәм итте. Балалар үз куллары белән матур уенчыклар ясадылар һәм әлбәттә инде бүләкләр дә алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 6 январь көнне  Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Саба гимназиясенең 7 «Б» сыйныфының актив, иҗади яшүсмерләре  катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалар  барлыкка килде.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Кыш бабайга агач тактага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучы балалар белән бәйрәмнең килеп чыгышы , кайдан шундый кызыклы  бабай барлыкка килгән, ул башта  һәм соңрак нинди булганлыгы турында әңгәмә корылды. Истәлек өчен балалар такталарга рәсемнәр ясадылар һәм әлеге чарадан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.        

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Яңа елга карата кибет киштәләрендә төрле, матур уенчыклар барлыкка килде. Шунсы мөһим, уенчыкларны бала үз куллары белән ясаганда, ул зур шатлык һәм куаныч китерә. Кышкы Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Чара барышында балалар әлеге уенчыкның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Каникуллар дәвам итә. 3 нче гыйнвар көнне Саба район китапханәсендә шәм, тәсбих һәм беләзек ясау буенча мастер класс үткәрелде. Балалар эш нәтиҗәләреннән уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм шат күңел белән киттеләр.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4 январь көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Бүгенге көн темасы: "Бүләкләр бирәбез!”. Яңа ел бәйрәменең төп атрибутларыннан берсе - бүләк. Бүләк бирү ул – игътибар билгесе дә, хөрмәтләү дә, якыннарыбызны сөендерү дә. Ә бүләкне тапшыра яки кабул итә беләбезме соң? Ул – үзе бер фән! Аның өчен махсус этикет кагыйдәләре дә бар. "Сөембикә" журналыннан (2023 ел, №12) этикет буенча белгеч Айсылу Гарипованың "Бүләк бирәм...” дигән статьясын һәм Миләүшә Әхмәтҗанованың "Яңа ел бүләге" хикәясен кычкырып укыдык һәм әңгәмә үткәрдек.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Угадайка» интеллектуаль сәгате үткәрделәр. Уенда мәкальләр, тиз әйткечләр, Кроссворд биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә район китапханәсендә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау буенча мастер-класс оештырылды. 

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Кешелек барлыкка килгәннән бирле ул һәрвакыт өйрәтү, тәрбияләү, остаз булу ихтыяҗын кичергән. Укытучы укучыларга тәҗрибә һәм белем бирә, тиз үзгәрүче дөньяга яраклашырга, мөстәкыйль һәм үз-үзенә ышанган кешеләр булырга ярдәм итә. 16 декабрьдә Шәмәрдән модель китапханәсе китапханәчеләре «Мәктәп дөньясы» фотокүргәзмәсен ясадылар. Биредә язучы педагогларның мәктәп турындагы хикәяләре, шулай ук танылган педагогика эшлеклеләренең биографияләре, Шәмәрдән мәктәбенең төрле еллардагы фотосурәтләре тәкъдим ителде. Күргәзмә мәктәп яшендәге укучылар өчен генә түгел, өлкән буын вәкилләренә дә кызыклы булды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Кыш айлары – ул , кар һәм  чаналарда шуу вакыты гына түгел. Бу әле илһам булдыру өчен искиткеч матур һәм кызыклы вакыт та. 16 декабрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Зимушка-зима» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Балалар елның иң матур фасылының сынамышларын һәм үзенчәлекләрен зур канәгатьләнү белән санап үттеләр, кыш турында табышмакларга җавап бирделәр һәм иҗади эштә бик теләп катнаштылар. Үз эшләрендә балалар чана һәм чангы шуу, Кар сыннары, Кыш бабай белән Кар кызы, кышкы табигать матурлыгын ясауны алар өчен шатлык икәнен күрсәттеләр. Балалар өчен рәсем конкурсы һәрвакыт кызыклы һәм файдалы чара, чөнки алар рәсем ясарга һәм бер-берсенә үз рәсемнәрен күрсәтергә бик яраталар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International