Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүгә елның елында аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә күпъеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж салу дәвам итә.Параллель рәвештә, терлекләргә ашату өчен, рулоннарга төрелеп әзерләнгән печәнне саклау урыннарына урнаштыру бара.
27 июль көнне җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә терлекчелек специалистлары hәм җаваплылыгы чикләнгән «Молочная Компания “Генетика -Юг» белгечләре катнашында алты айлык кинәшмә узды.
Сенаж чокырында терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен , беренчедән тиешле дымлылыкта урырга, икенчедән яхшы итеп таптап, тыгызлап салырга кирәк.
Шушы эшкә унтугыз берәмлек техника җәлеп ителгән.
Терлек азыгы әзерләүдә азык уручы “Макдон” комбайнын йөртүче Сагыйтов Рәсим, “Мещера” комбайнын йөртүче Шәрипов Илшатлар, турап төяүчеләр “Ягуар” комбайнында Газиянов Рөстәм, Ганиев Фәнилләр, траншеяда тыгызлап торучы К- 702 тракторында Тимергалиев Ришат, Т-150 тракторында Галиев Илхамнарның өлеше зур.Басудан яшел массаны сигез Камаз машинасы, биш МТЗ -1221 тракторы ташып тора.
Азык әзерләүчеләргә көненә ике тапкыр кайнар аш әзерлиләр, аны кырга ук илтәләр.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте көннән - көн яңаруын, төзекләнүен дәвам итә.
Җәмгыятьтә маллар өчен тораклар төзелә, машина-трактор парклары, амбарлар яңартыла, юллар салына. Саный китсәң- бик күп эшләр эшләнелә, төзекләндерелә.
Җавалылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә территорияләрне төзекләндерү, тиешле хәлдә тоту Һәм матурлау, эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре мөҺим урын алып тора.Терлекләр өчен яңа тораклар төзелә, машина –трактор парклары яңартыла. Шушы көннәрдә, Эзмә бүлекчәсенең машина-трактор паркына , амбар территорияләренә , басуларга чыгу юллары күтәртелеп вак таш җәелде.
Кояшлы , җылы, матур көннәр җитте.Җәй айлары – авыл халкы өчен иң җаваплы чор: кышкы чорга малларга ашатырга сыйфатлы печән туплау вакыты.
Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмадылар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе болытлы булсада , яңгыр яумады. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелды.
Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде.
Быелгы бирнә җыю чарасы Шекше авыл халкының күңелендә – бер матур хатирә булып озак сакланыр.Чөнки бу матур бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Бирнә җыю шимбә көнне , кичке якта башланды.ҖЧҖ “Игенче” хезмәткәрләре , авыл активистлары Шекше урамнарын уен-көлке, җыр-моңга күмде.Милли татар киемнәре киеп , авылның уңган хуҗабикәләренең мул табыннар әзерләп кунакларны каршы алуы үзенчә бер зур бәйрәм төсе алды.
Буыннан – буынга күчеп килгән бу йола – бүгенге көннәрдәдә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
4 июнь көнне ҖЧҖ “Игенче” хезмәткәрләре Алан-Елга авылында , авыл активистлары белән берлектә Сабантуй бәйрәменә бирнә җыйды.
Авыл халкының милли киемнәр киеп, хуҗабикәләрнең өстәлләр әзерләп, бәлеш, тәм-томнар белән каршы алуы , бәйрәмне тагында ямьләндерде.
Бирнә җыю чарасы, бик югары дәрәҗәдә, озак еллар олысы-кечесенең күңелендә калырлык итеп оештырылган иде.
Бәйрәмдә "Игенче"ҖЧҖ хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре катнашты.Авыл урамнары гармун, баян моңнарына күмелде. Төрле уеннар оештырылып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларга мул табыннар, кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде.