Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә көзге арыштан сенаж әзерләүгә керештеләр. Азык әзерләүдә 3 үзйөрешле чапкыч, 2 «Ягуар» комбайны , шулай ук 5 КамАЗ автомобиле җәлеп ителде. Ике механизатор- К-702 hәм Т 150 тракторында массаны тыгызлап таптап тора.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге hәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча конкурс узды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен кукуруз чәчелде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә , чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен , 20 төрдән торган кукуруз гибридлары чәчелде.Кукуруз чәчү эше , барлык технологик тәлапләргә туры китерелеп “Казанагрохимсервис “, “Шанс Трейд” ҖЧҖе катнашында башкарылды .
Язгы чәчү игенче тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора .Чөнки язның бер көне ел туйдыра. Шуны көннәрдә “Игенче” жәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга , шуның белән беррәттән тукландыруга керештеләр.
Үзебез эшләгән, хезмәт куйган оешмабызның чиста, тәртиптә булуы, үзебезнең ни дәрәҗәдә тәртипле, әхлаклы булуыбызны күрсәтә. Җирләр кардан ачылу белән, территориябезне , тирә-якны чүптән арындыру,чистарту бер изге гамәл булып тора. Шушы максаттан 30 нчы апрель көнне " Игенче" ҖЧҖ дә өмәләр узды. Чүп-чар, коры яфракларны җыештыру буенча зур эш башкарылды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, барысы да үз-үзләреннән һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28 нче апрельдә билгеләп үтелә.Хезмәтне саклау көне җәмәгатьчелек игътибарын эш урыннарында булган бәхетсезлек очракларына һәм һөнәри авыруларга бәйле проблемаларга юнәлтергә тиеш.Шуны күздә тотып , “Игенче” ҖЧҖендә , хезмәткәрләрне травмалардан һәм бәхетсезлек очракларыннан саклау максатыннан ,куркынычсызлык стандартлары һәм санитар-гигиена нормалары нигезендә эш урыннарын саклау мәсьәләләре буенча җыелышлар үткәрелде, һәр тармакта хезмәт эшчәнлеге культурасын күтәрү, махсус киемнәр һәм шәхси саклану чараларын даими йөртү һәм дөрес куллану мөһимлеге аңлатылды. Хезмәтне саклау почмакларында беренче медицина ярдәме күрсәтү, алкоголь һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны турында мәгълүматлар урнаштырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә. Бүген шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда булган ветераннарга, азык-төлек салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде.Җыелмага һәр көнне кирәк булган ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар керә. Әлеге изге эш "Игенче" ҖЧҖдә елда уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч -пакетны өләшеп чыкты.
Хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов , алдагы язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылау, кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куйды, агротехник эшләрне вакытында үткәрүгә игътибар итәргә чакырды.
Язгы кыр эшләрен башкарганда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча уку үткәрелде.
31 март көнне Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары " Игенче " ҖЧҖ дә экскурсиядә булдылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар. Яшь экскурсантлар өчен авыл хуҗалыгында кулланыла торган техникалар белән танышу бик кызыклы булды. Укучылар күп кенә техникаларны беренче күреп, механизатор һөнәре - авыл хуҗалыгында иң кирәкле, мактаулы, дәрәҗәле һөнәр икәнен аңладылар. Киләчәктә, нәкъ шушы укучылар, шушы җәмгыятьтә үз урыннарын табарлар һәм авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертерләр дигән ышаныч калды .
15 март көнне « Игенче " ҖЧҖендә 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс узды. Анда «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең укыту-методик эш буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. Р. Нигъмәтҗанов , ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның ИТО бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече И .Ф. Шәрәфиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече А. Ф. Мамедов, бүлек башлыгы-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И. Н. Ибраһимов , ТР Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Игенче “ ҖЧҖнең җитәкчесе А.З.Зарипов Һәм хуҗалык белгечләре катнашты. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук үсемлекчелек буенча чаралар үтәлеше бәяләнде.