ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

       31 март көнне  Эзмә урта гомумбелем  бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары " Игенче " ҖЧҖ дә экскурсиядә булдылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар. Яшь экскурсантлар өчен  авыл хуҗалыгында кулланыла торган техникалар белән танышу бик кызыклы булды. Укучылар күп кенә техникаларны  беренче күреп, механизатор һөнәре - авыл хуҗалыгында иң кирәкле, мактаулы, дәрәҗәле һөнәр  икәнен аңладылар. Киләчәктә, нәкъ шушы укучылар,  шушы җәмгыятьтә үз урыннарын табарлар һәм авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертерләр дигән  ышаныч калды .


saby.tatarstan.ru

15
март, 2022 ел
сишәмбе

    15 март көнне « Игенче " ҖЧҖендә 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс узды. Анда «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең укыту-методик эш буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. Р. Нигъмәтҗанов , ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның ИТО бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече    И .Ф. Шәрәфиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече А. Ф. Мамедов, бүлек башлыгы-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И. Н. Ибраһимов , ТР  Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Игенче “ ҖЧҖнең җитәкчесе А.З.Зарипов Һәм хуҗалык  белгечләре катнашты. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук үсемлекчелек буенча чаралар үтәлеше бәяләнде.


saby.tatarstan.ru

11
март, 2022 ел
җомга

     2022 елның 11 мартында "Игенче" ҖЧҖендә тракторларга , тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль  районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар  һәм башкалар тикшерелде . Механизаторларда тиешле категория булу-булмавы, үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

80 берәмлектән торган техника техник карауны уңышлы узды.


saby.tatarstan.ru

4
март, 2022 ел
җомга

   Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә эшләүчеләр эшли дә, күңелле  һәм файдалы итеп  ял да итә беләләр. Гомумән алганда җәмгыяттә спортка аерым игътибар бирелә. Спорт ул- сәламәтлекнең нигезе,хәрәкәттә- бәрәкәт диләр. Шуны күздә тотып, җитәкче Алмаз Зөфәрович Зарипов             " Игенче" хоккей командасын оештырды. Командада төрле тармакта хезмәт куючы- төрле профессия кешеләре тупланган. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр буларак ,  тренировкалар эштән  соң кичке алтыда башланып китеп -сәгать тугызларга кадәр дәвам итә. Спорт белән шөгыльләнеп , көч  - куәт туплап  шулай соң гына таралышалар алар. Район буенча үткәрелгән чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәгән " Игенче"ләр, хоккей ярышларында да сынатмаслар, матур башлангычлар дәвам итәр!


saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2022 ел
җомга

   2022 елның 25  февралендә "Игенче" ҖЧҖ ендә эшләучеләр арасында  “Чаңгы юлы – Игенче- 2022” ярышы  узды.  “Игенче" ЖЧҖ хезмәткәрләренең күбесе бик теләп катнашты, чөнки бу чара вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрүнең искиткеч ысулы.Һәр кешенең максаты -яшь категориясенә карап, бирелгән дистанцияне уңышлы узып китү. Барлык дистанцияләрдә дә лидерлык өчен көрәш бик киеренке булды. Берәүләр чаңгыда беренче адымнарын гына ясаса , икенчеләре, киресенчә, классик стильдә дә, коньковый  хәрәкәтне  дә күрсәтеп, югары планка тотты .Әмма һәркемнең яхшы нәтиҗә күрсәтәсе килә. Чаңгы ярышы буенча барлык җиңүчеләргә  бүләкләрне спонсорлар- “Восьмой источник” ҖЧҖ нән Сабирова Альбина Рафаэловна , “Камелия мебель” җитәкчесе Мавлетов Айдар Хәйдәрович  тапшырдылар .


saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2022 ел
җомга

      2022 елның 11 фералендә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә , хуҗалыкларның 2021 ел эш нәтиҗәләре, агымдагы елның  январь аеның керем-чыгым күрчәткечләре буенча, Саба муниципаль районы Авыл  хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәсәншин Г.Ш., “Игенче” ҖЧҖ җитәкчесе А.З.Зарипов, Авыл  хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре,  баш бухгалтерлар Һәм баш экономистлар  катнашында киңәшмә узды.


saby.tatarstan.ru

      Вакыт узган саен без артка борылып карарга, үткәннәрне барларга яратабыз.Хәтирәләрне барлап, шул вакытларны искә төшереп-күңелдән уздырабыз.Бүген , ягъни 10 февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, шушы җәмгыятьтә озак еллар хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбыз булып китте. Заманча итеп төзелгән, җиҺазлаштырылган, компьютерлаштырылган, барлык уңайлыкларлар тудырылган  сөтчелек комплексларында, бозау торакларында   булып- хәйран калдылар.  Әлбәттә, хәзерге  хезмәт- үткән чордагы белән чагыштырырлык тугел.Механикалаштыру бөтенләй булмаган, Һәр эш кул хезмәте белән башкарылган вакытларны искә төшерделәр.Күңелле очрашу, җәмгыятьнең ашханәсендә, мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. 


saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

      Агымдагы елның кышлату чорында малларны  җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен,  Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте,  Киров өлкәсе Сунинский районыннан сенаж алып кайта башлады.Кайткан терлек азыгы траншеяга тигезләп Һәм  тыгызлап  таптап урнаштырылып барыла.


saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2022 ел
шимбә

   2 нче Һәм 3 нче февраль көннәрендә, Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, Казан шәҺәреннән килгән югары категорияле табиблар   171  хезмәткәргә вакытлы медицина тикшерүе үткәрде.  100%   хезмәткәр ,   эш төренә карап  , җитештерү  факторлары буенча:- невролог , оториноларинголог, терапевт, психиатр, нарколог,  офтальмолог , гинеколог , хирург белгечләрендә  тикшерү  узды, төрле анализлар тапшырды  .

Хезмәткәрләрнең   вакытлы медицина тикшерүләре һөнәри авырулар килеп чыгу куркынычын минимальләштерергә мөмкинлек бирә.


saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 елның 28 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы булды , аның эшендә  Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г. Ш. Хасаншин ,авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

  "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З. докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга Һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды, киләсе 2022 елга максатлар Һәм бурычлар куелды.

   Җыелышның икенче өлешендә юбилярлар Һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр акчалата премия белән бүләкләнделәр.Люция һәм Рөстәм Закировлар концерты авыл хуҗалыгы  хезмәтчәннәре өчен музыкаль бүләк булды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International