ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 елның 28 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы булды , аның эшендә  Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г. Ш. Хасаншин ,авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

  "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З. докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга Һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды, киләсе 2022 елга максатлар Һәм бурычлар куелды.

   Җыелышның икенче өлешендә юбилярлар Һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр акчалата премия белән бүләкләнделәр.Люция һәм Рөстәм Закировлар концерты авыл хуҗалыгы  хезмәтчәннәре өчен музыкаль бүләк булды.


saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте КАМАЗ машинасы шоферлары кышкы чордада –барсыда эш белән тәэмин ителгән. Шушы көннәрдә, Эзмә авылы янында төзелә торган тау чаңгысы трассасында чүп түгү эшләре башкардылар. Хәзерге  вакытта  Шәмәрдән ашлык кабул итү элеваторыннан ашлык, Казан шәҺәреннән  ПГС алып кайту  эшләре алып баралар.


saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

      Җаваплылыгы чикләнгән “ Игенче” җәмгыятендә тырыш хезмәт куйган , югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү матур традициягә әйләнде.

   Махмутов Марсель Магъсум улы  шул алдынгыларның берсе. 1971 елда Шекше авылында дөньяга килгән Марсел Һәрвакыт алга омтылып, намуслы хезмәт куюы белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган кеше.

  Марсель Магъсум улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, хәзерге

“ Игенче” ҖЧҖ нә тракторчы булып эшкә урнаша Һәм шушы көнгә кадәр тракторда эшли.Аның 29 елга якын стажы бар.Шушы көннәрдә хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре өчен  Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. ның “Рәхмәт хаты”на лаек булды.Бүләкне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.


saby.tatarstan.ru

12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

”Игенче”ҖЧҖ дә юлларны hәм авыл урамнарын кардан чистартып торалар.Һава торышы нинди булуга карамастан механизаторлар: Галиев Илхам,Газизов Минтимер,  Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Нотфуллин Әнис, Каюмов Дамирлар –Шекше , Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына хезмәт күрсәтеп,  барлыгы 85км юлны кардан арындыралар.


saby.tatarstan.ru

4
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Шекше авылында "Игенче" ҖЧҖ кышкы Сабантуй уздырды.


saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

    «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.


saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

25 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә, игенчелек һәм терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт  алдынгылары бүләкләнде.Терлекчелектә эшләп,  лаеклы ялга чыккан ветераннарны да түргә чакырып хөрмәтләделәр.Уку йортларын тәмамлаганнан соң эшкә килгән яшьләр дә читтә калмады.Акчалата бүләкләрне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы  Г.Ш.Хасаншин,  хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.

 


saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Эзмә авылында "Игенче" ҖЧҖнең Яңа ел бизәлеше


saby.tatarstan.ru

Шекше авылында "Игенче" ҖЧҖнең Яңа ел бизәлеше


saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләргә Һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре  өләшенде.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International