2023 елның 7 нче сентябрендә «Игенче» ҖЧҖ дә кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Г. Ш., «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе белгечләре , район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре катнашты.
Кукурузны механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз ура.
Массаны ташуга биш "КамАЗ" машинасы җәлеп ителгән:- шоферлар Сафиуллин Мөнир,Сабирҗанов Айнур, Зарипов Ленар, Исхаков Әгъзам, Гатауллин Айрат , бер МТЗ 1221 тракторы :- механизатор Газизов Минтимер.
Силос массасын тигезләп таптауда К -702 һәм Т-150 тракторы җәлеп ителгән, аларны тәҗрибәле механизаторлар Тимергалиев Ришат, Галиев Илһам, Хәертдинов Фәрит иярли.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләр өчен август ае истәлекле даталарга бик бай булды .Шушы җәмгыятьтә эшләүче берничә хезмәткәр мактаулы бүләкләр алды.
Күптән түгел генә язгы чәчү үтте, аннары терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланды, ә инде бүген “Игенче” ҖЧҖ кырларында урып-җыю эшләре тәмамлану өстендә.
Параллель рәвештә кырдагы салам рулоннарга төрелә һәм хуҗалык территориясенә кайтарыла, терлекләр өчен азык запасы тулыландырыла.
Бугеннән җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләргә, халыктан арендага алынган җир пайлары өчен салам өләшенә башлады.
Яхшы сыйфатлы салам, чикләнмәгән күләмдә, һәркемнең капка төпләренә кадәр китерелеп, урнаштырып куелачак.
27 нче июль көнне ҖЧ “Игенче” җәмгыяте бөртекле культураларны урып-җыюга кереште.
Икенче ел рәттән Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, чөнки оештыру чараларының барлык нечкәлекләре дә исәпкә алынган иде.
20 нче июль көнне “Һөнәрләр шәһәре “Saba Balahoner” программасы кысаларында Тимершык , Лесхоз, Килдебәк урта гомум белем бирү , Олы Арташ, Сабабаш төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенә килделәр.
14 нче июль көнне КСК Сабантуйда узган терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча оешкан төстә катнаштылар.
6-9 нчы июль көннәрендә «Казан Экспо” территориясендә «Бөтенроссия кыр көне – 2023» җир сөрү , тракторлар ярышы буенча Россия чемпионаты һәм күп төрле чаралар узды. Россиянең 50дән артык төбәгеннән һәм дус илләрдән иң яхшы механизаторлар җыелганнар иде һәм шулар арасында ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән Газизов Динар Минтимер улы да катнашты. Җир сукалау һәм тракторны фигуралы йөртү буенча югары һөнәри осталык күрсәтеп беренче сигезлеккә кереп ярым финалга чыкты.
Үз тырышлыгы , акылы һәм таланты белән ул-безнең җәмгыятьнең дә, районның да данын яклады.
Без үзебездә лаеклы, инициативалы яшьләрнең булуы белән горурланабыз.