ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

     Безнең  ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә уңганнар күп, Галиев Илхам Галиәхмәт улы -шундыйларның берсе. Хезмәтендә зур җаваплылык тоеп, намус белән эшен башкаручы ул. Менә  39 ел инде ул шушы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Язгы кыр эшләрендә , терлек азыгы хәзерләүдә , урып җыю вакытында , кышкы чорда – бер эш тә аннан башка башкарылмый.Ул боларның барсын да сыйфатлы итеп башкара.Аңа беркетелгән техникага вакытында техник хезмәт күрсәтелгән һәм ремонтланган , алар бервакытта да тукталып калмый. Быел яз кыр эшләрендә югары эш күрсәткечләренә ирешеп   хуҗалык буенча алдынгы урыннарга чыкты.


saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2023 ел
җомга

         Быелгы язгы салкыннар һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды, кайбер хуҗалыкларга читтә азык әзерләргә туры килде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

     Үзган  Сабантуй   бәйрәмләрендә “Игенче” ҖЧҖнең   төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.


saby.tatarstan.ru

6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

   Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре  Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә   узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп  бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.

   Катнашучылар матур милли костюмнар киеп, авылның һәрбер урамында йөреп,  бүләк биргән һәр кешегә рәхмәт белдереп, сәламәтлек,  уңыш һәм иминлек теләделәр!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   ҖЧ “Игенче” җәмгыяте кырларында иң мөһим һәм озакка сузылган кампанияләрнең берсе — азык әзерләү башланды.

    Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә  азык әзерләү -  күпьеллык үләннәрне уру башланды. Иң беренче күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабудан печән әзерлиләр һәм сенаж салалар.

Гадәттә, азык әзерләү  июнь уртасында башлана, быел чәчү вакыты кебек үк ике атнага иртәрәк башланды.


saby.tatarstan.ru

"Игенче" ҖЧҖ 8 авылны берләштергән Сабантуй бәйрәме үткәрә


saby.tatarstan.ru

26
май, 2023 ел
җомга

     26 нчы  майда "Игенче" ҖЧҖдә  “Саба” ҖЧҖ нең  “Явлаштау” бригадасы  белгечләре ,   “Игенче” ҖЧҖе  җитәкчесе Зарипов А.З. һәм әйдәп баручы белгечләр катнашында ,  чәчүне кабул итү комиссиясе җитәкчесе Хуҗин Тәлгать  Ахатович белән берлектә  Явлаштау, Шекше, Эзмә басуларында  бөртекле культураларның шытып чыгуын тикшерделәр.


saby.tatarstan.ru

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    18 май көнне "Игенче" ҖЧҖдә 2023 елгы сезонга азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычлары әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.


saby.tatarstan.ru

"Игенче" ҖЧҖ дә территорияләрне  чистарту һәм яшелләндерү  эшләре дәвам итә

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
май, 2023 ел
җомга

   Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте басуларына  кукуруз  культурасының “Каскад- 166”, “Каскад -195” ,”Росс -140” , “Ладожский -175” сортлары  чәчелә.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International