ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

 Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең юл кырыйлары чүп-чардан , таштан арындырылды, басулардагы юллар тәртипкә китерелде.


saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

    Шушы көннәрдә  җавалылыгы чикләнгән “Игенче”  җәмгыятенең төрле тармакта эшләүче иң яхшы хезмәткәрләре  бүләкләнде. “Игенче” ҖЧҖнең җитәкчесе  Алмаз Зөфәрович Зарипов ,  авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә   зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.


saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

    Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”җәмгыятендә уҗым культураларын һәм зябь тырмалау буенча эшләр алып барыла. Шулай ук  уҗым культуралары  һәм күпьеллык үләннәр минераль КАС -32 ашламасы белән тукландырыла.


saby.tatarstan.ru

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

      Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче"  җәмгыяте  изге Рамазан аенда саваплы , игелекле эшләр башкаруын дәвам итә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

    2023 елның 04 апрелендә "Игенче" ҖЧҖдә  тракторларны , прицепларны һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.


saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

  2021 елда «Игенче» ҖЧҖ дә эшләүчеләр арасында тупланган “Игенче” хоккей командасы, районда гына түгел  күрше районнарга да барып үзләренең матур уеннарын күрсәтәләр.


saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

      24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-I” , “Игенче -II” ,“Игенче- III” катнашты. Ярыш барышында “Игенче I”  командасына тиңнәр булмады- I нче урынга лаек булдылар.“Игенче -II” ,“Игенче- III”  командалары IV нче Vнче урыннарны бүлеште.


saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

    17нче февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасында традицион “ Чаңгы юлы Игенче-2023” массакүләм  чаңгы ярышы үткәрде. Сәламләү сүзе белән “Игенче” ҖЧҖ нең генераль директоры А.З.Зарипов  чыгыш ясады. Иң популяр спорт төрләренең берсе булган чаңгы ярышында 100дән артык спорт сөюче хезмәткәр катнашты. Ярышның массакүләм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләренен берләштерә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   11 нче февраль көнне  Саба муниципаль районында  узган «Россия чаңгы юллары-2023» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында ҖЧ “Игенче” җәмгыяте  командасы  да  катнашты.


saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

      2023 елның 9 нчы  һәм 10 нчы февралендә, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче"  җәмгыятендә Казан шәһәреннән килгән, югары категорияле табиблар тарафыннан 165 хезмәткәргә  медицина тикшерүе уздырылды. Икенче ел рәттән «Игенче» җәмгыяте , ҖЧ “Ак Барс Медицина » җәмгыяте белән медицина тикшерүләре үткәрү турында килешү төзи. Хезмәткәрләр җитештерү факторлары буенча , эш төренә карап тикшерелде:  невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург, кан анализлары тапшырды . Барлык хезтәткәрләр дә  медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать калдылар.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International