ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

      2023 елның 27 гыйнварында, Эзмә мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Харисов Раиф Вазыйх улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

      Дөньяда мактаулы хезмәт ияләре бик күп. Тракторчы -җәмгыятьнең , авылның иң хөрмәт ителгән кешеләренең берсе. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең  алдынгы тракторчысы Газизов Динар Минтимер улы – шулардан. Динар  1994 елның 14 нче апрелендә , Шекше авылында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Саба аграр көллиятендә   механик  һөнәрен узләштерә.Читтән торып Казан  милли тикшеренү технология университетыда  югары белем ала.


saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

    7 нче январь көнне Шекше авылы шугалагында, район һәм Казан шәһәреннән килгән командалар арасында, Вазыйх Кавиев истәлегенә традицион хоккей турниры узды.

    Турнирда ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән “Игенче“ командасыда көч сынашты.Әлеге командага төрле тармакта хезмәт куючы,төрле профессия ияләре: тракторист, шофер,терлекче, төрле белгечләр тупланган, һәм, әлбәттә,  җитәкче үзе! Эш вакытыннан соң тренировкалар үткәреп, спорт белән шөгыльләнеп чыныккан егетләр,боз мәйданында кызыклы, мавыктыргыч уеннар күрсәтте.


saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

        Һәркем өчен кыш ае -елның тылсымлы вакыты.  Чөнки Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм, ул балачакка кайту һәм кабат тылсымга ышану вакыты.

      Ел саен “Игенче” ҖЧҖдә  Яңа елга ныклап  әзерләнелә :–территорияләрдә чыршылар бизәлә, кардан төрле сыннар ясала. Бу инде яхшы традициягә әйләнде. Быел да хезмәткәрләр зур кызыксыну белән кар сыннарыннан төрле әкият персонажлары тудырдылар. Кар формалары беркайчан да кабатланмый.  Төрле урман җәнлекләре - бизәлгән  чыршы әйләнәсендә үз урыннарын алган. Биредә кардан һәм фанерадан ясалган Кыш Бабай һәм Кар Кызы, Татар малае, Татар кызы , мультфильм геройлары, трактор белән механизатор,үгез, һәм  әлбәттә, бу ел символы булган – Куян да  ясалды.   

Безнең кар шедеврларын карарга тәкъдим итәбез!


saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

    Балачак , яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә гомер буе тугры калган кешеләр сирәк була. Купьеллык стажы булган  токарь Зайниев Разих Чирай улы - шуларның берсе. Токарь һөнәре- элек-электән уникаль булып тора.Сирәк кешеләр генә –бу һөнәрне сайлый, чөнки бу хезмәт төгәллек, сабырлык таләп итә.


saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

     Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләргә Һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре  өләшенде.


saby.tatarstan.ru

13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Кышкы бураннарда борчу тудыра торган участокларның берсе - авыл арасындагы, урамдагы юллар. Кыш ае башланып, беренче кар  төшүгә, ҖЧ " Игенче" җәмгыяте механизаторлары, авылларга илтүче юлларны, урамнарны кардан чистартуга керешә.


saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2022 ел
җомга

          9 нчы декабрьдә «Игенче» ҖЧҖендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс үткәрелде.

 


saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2022 ел
җомга

  “Игенче”леләр бу бәйрәмне шактый матур күрсәткечләр белән каршыладылар. Агымдагы елда игенчеләребез  2132 гектар мәйданны биләгән бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы  8281 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Уңыш гектарга  38,8 центнерны тәшкил итте.


saby.tatarstan.ru

16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

   Ел саен ноябрь аенда , барлык әниләргә хөрмәт һәм аларның хезмәтләрен тану йөзеннән  – Әниләр көне билгеләп үтелә. Җаваплылыгы чикләнгән  “Игенче” җәмгыяте дә традиция буенча , бу күңелле бәйрәмнән читтә калмый. Шушы матур бәйрәм алдыннан,  хатын- кыз хезмәткәрләрне , Казан шәһәренә концертка алып бару оештырылды.  Җәмгыятьтә хезмәт куючы  гүзәл затлар,  төрле тармакларда  эшләүче хезмәт ияләре :- сыер савучы, терлекче, ветеринар санитар, повар , бухгалтерлар.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International