ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

    24 нче октябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котладылар.

    Җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” жәмгыятендә  Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне унаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.


saby.tatarstan.ru

12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

        Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте кырларында көзге басу эшләре : җир катламын тирәнәйтү, туңга сөрү эшләре бара. Җир эшкәртү эшләрен югары темпларда алдынгы механизаторлар : Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Галиев Илһам , Газизов Минтимер, Газизов Салават , Сираҗиев Сәлим, Мәҗитов Альберт,Хаертдинов Динар,  Нотфуллин Әнисләр  башкара.


saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

      Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте ,ел саен, пакетлар  тулы күчтәнәчләре белән өлкәннәрне шатландырып тора. Бу чара - матур традициягә әйләнде инде .Өлкәннәр көне уңаеннан, шушы җәмгыятьнең төрле тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан, сигез авылда яшәп гомер итүче  270 ветеран  хөрмәтләнде.


saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

         2022 елның 13 сентябрендә «Игенче» ҖЧҖ базасында кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Г. Ш., «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы  Һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре , район предприятиеләре җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Кукмара районнарының авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре катнашты. Агымдагы елда җәмгыятьтә, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ белән берлектә , 5 гектарлы тәҗрибә кырында кукурузның 19  гибриды  чәчелде.


saby.tatarstan.ru

12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыятендә 10 нчы, 11 нче  сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә  хезмәт хакына ашлык бирелде.


saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

      Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә  силоска кукуруз хәзерләүгә керештеләр. Бу культура барлыгы  600 гектарны били. Югары энергетик кыйммәткә ия булган сусыл азыкны куллану сыерларның продуктлылыгын арттыра. Җәмгыятьтә, силос- терлекләр рационының иң зур күләмен алып тора.


saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

     Укучы балалар җәйге каникулларда   өч ай буе буш диярлек. Кайберләре  өчен җәй -ял итү вакыты булса , икенчеләре  өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакытыда.

     Быел ҖЧ “Игенче”җәмгыятенә мәшгүллек үзәге аша 29 укучы вакытлыча эшкә урнашты.Балигь булмаганнар өчен куркыныч һәм травматизм белән бәйле булмаган эшләр каралган – тәзекләндерүдә, яшелләндерүдә катнашу.


saby.tatarstan.ru

26
август, 2022 ел
җомга

    Ашлыкны үстерү Һәм җыеп алу гына түгел, ә тулаем уңышны саклап калу да мөһим.Ашлык эшкәрткәндә һәм саклаганда уңыш югалтуларын киметү  максатыннан “Игенче” ҖЧҖдә ике  яңа ашлык киптерү комплексы төзелеп кулланышка тапшырылды. Ашлык киптерү комплексында заманча җиһазлар кулланыла,  барлык эшләр автоматлаштырылган. Җайланма  чистарту, киптерү операцияләрен башкара. Биредә хезмәткәрләр ике сменада эшли. Җәмгыятьтә , шушында туып-үскән авыл уңганнары намуслы хезмәт итә:- коллектив тотрыклы, тәҗрибәле. Баш энергетик Шаймарданов Ранур ,  операторлар Асадуллин Расих, Закаров Дамир, Ибрагимов Фиргать ,  Мазитов Радик, Рамазанов Марат, Федоров Эдуард  ашлык киптергечләрнең дөрес эшләвен көйли.


saby.tatarstan.ru

22
август, 2022 ел
дүшәмбе

      Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыятендә, халыктан арендага алынган җир пайлары  өчен һәм шушы хуҗалыкта хезмәт куючыларга салам өләшенде.


saby.tatarstan.ru

12
август, 2022 ел
җомга

      Урак өсте барыбыз өчендә җаваплы чор.Күп хезмәт куеп үстерелгән ашлыкның кадере дә күп.Аның бөртеге дә югалмасын  Һәм сыйфатлы саклансын өчен ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә барсыда эшләнә.Быелгы яңа ашлыкны урнаштыруга алдан зур кайгыртучанлык күрелде.Шушы көннәрдә Эзмә бүлегендә зур ашлык склады кулланышка тапшырылды, Шекше бүлегендә ашлык саклау складына капиталь  ремонт бара, шул ук вакытта ферма тирәләренә керү- чыгу юллары  салына.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International