ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Саба районында киберспорт массакүләм спорт төренә әверелде. Киберспорт турнирларында катнашу өчен Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары, шулай ук, Казан шәһәре яшьләре күбрәк җәлеп ителә.

2022 нче елның 5 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча яңа ел парлы турниры булып узды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов турнирга тантаналы рәвештә старт бирде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Ул турнирны югары дәрәҗәдә оештыруны билгеләп үтте, район яшьләренә рәхмәт белдерде.

Турнир нәтиҗәләре буенча Марат Гарипов (Саба муниципаль районы), Рәдис Хафизов (Казан шәһәре) җиңүчеләр булдылар, икенче урынны Айдар Фәхертдинов, Илфан Кәримуллин (Саба муниципаль районы) алды һәм өченче урынга Фәндүс Хәбибуллин, Фәнил Әхмәтвәлиев (икесе дә Саба муниципаль районы) лаек булды.

Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

9 июнь көнне "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясе булып узды. Анда Саба муниципаль районыннан делегатлар һәм кунаклар катнашты.

         Конференциядә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең лаеклы әгъзаларын медальләр, дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләде. Саба җирле бүлегенең "Бердәм РОССИЯ" нең "Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Айнур Халиев Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кул куйган "#МыВместе-Без бергә" Бөтенроссия үзара ярдәм итү  акциясен оештыруга керткән өлеш өчен" истәлек медаленә лаек булды.

         Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Саба муниципаль районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе дәвам итә. Бүген, 2021 нче елның 29 нчы апрелендә, акция Саба муниципаль районының Шәмәрдән бистәсенең үзәк мәйданында узды. Яшь Гвардия активистлары 100 дән артык Георги тасмасы тараттылар.

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Саба районында киберспорт массакүләм спорт төренә әверелде. Киберспорт турнирларында катнашу өчен Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары, шулай ук, Казан шәһәре яшьләре күбрәк җәлеп ителә.

         4 нче апрель көнне Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле штабы инициативасы белән Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары һәм Казан шәһәре 14-35 яшьлек 34 киберспортчылары катнашында киберфутбол буенча турнир булып кзды. Турнир парлы форматта узды.

         Турнирда җиңүне Казан шәһәреннән Рәдис Хафизов, Марат Гарипов, икенче урынны Арча районыннан Салават Хәйретдинов, Булат Хәйретдинов, өченче урынны Саба районыннан Илфан Кәримуллин, Фаил Шәрәфетдинов, дүртенче урынны Саба районыннан Илдан Кәримуллин, Алмаз Әбүбәкеров яуладылар.

         Турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

26
март, 2021 ел
җомга

Катнашу өчен сылтама - https://forms.gle/vsQ1auThjJfm51qp8 . Вакыты  - 30 мартка кадәр.

 

 

Тэги: МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның 21 февралендә яшьләр арасында гвардия Cyber турниры узачак. Монда Саба, Арча, Балтач муниципаль районнары яшьләренең катнашуы планлаштырыла. Турнирны оештыручы-Саба Яшь Гвардиясе оешмасы.

Үткәрү урыны: Балалар иҗат үзәгенең актлар залы,  Байлар Сабасы ш.т.б., З. Йосыпов урамы, 32 йорт.

Башлана: 10.00 сәгатьтә.

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Бүген, Саба муниципаль районы мәгариф учреждениеләре педагог-оештыручылары семинары кысаларында, Саба муниципаль районы балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән "Җир шарын бергә саклыйк" дигән рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котладылар. Әлеге конкурсны «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты оештырды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

 

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

1
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 нче елның беренче көнендә "Табибларга рәхмәт" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба яшьгвардиячеләре Саба район хастаханәсенең табибларын Яңа ел белән котладылар. Саба районы табиблары башка медицина хезмәткәрләре кебек үк йөз белән коронавирус инфекциясе пандемиясе белән очраштылар. 2020 нче елда табиблар башкарган зур хезмәт бәяләп бетергесез, шуңа күрә аларга һәрберебез рәхмәтле булырга тиешбез. Ак халатлы фәрештәләргә кәефне күтәрү һәм Яңа ел белән котлау өчен Яшь Гвардиячеләр аларга яңа ел бүләкләре, саклану маскалары һәм торт тапшырдылар. "Без табибларга яңа ел кәефе бүләк итәргә, аларга бәйрәм торты, маскалар һәм бүләкләр тапшырырга булдык", – дип сөйләде Сабаның Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев.

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2020 ел
җомга

2020нче елның 24нче декабрендә Саба муниципаль районы балалар һәм яшьләр арасында «Җир шарын бергә саклыйк» дип исемләнгән рәсем конкурсының жюри утырышы булып узды. Конкурсны оештыручылар – “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе. Конкурска район мәгариф учреждениеләре һәм җирлекләреннән 184 эш кабул ителгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булдылар:

 

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба Яшь Гвардиясе - Татарстан Республикасында беренче!

16 декабрь көнне “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Яшь Гвардия җирле бүлекчәләренең эшенә анализ һәм нәтиҗәләр ясалды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең “Иң яхшы җирле бүлекчәсе” конкурсында җиңүче булды. Саба Яшь Гвардиясе барлык әгъзаларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: Яшь Гвардия
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International