Рамазан ае уразасы беткәч үткәрелуче Ислам бәйрәме Ураза бәйрәме хөрмәтенә балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен бәйрәм өстәле әзерләнде.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Балкыш” социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы Байлар Сабасы бистәсендә беркетелгән Сабинка елгасы яр буендагы территорияне җыештырдылар. Яфрак җыйдылар, чүп-чар җыйдылар.
20 апрельдә безнең балалар йортына концерт программасы белән Сабанчы авыл клубы хезмәткәрләре килде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
Бүген Саба муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, патронланучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актларын, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең нәтиҗәләрен тикшерделәр. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.
19 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды Валиуллиным Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә, Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучыларының әтиләре ясаган яңа сыерчык оялары элделәр.
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Көндезге эш төркеме социаль хезмәтләр алучылары Россиядә бердәнбер Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә тарихы музеенда булды. Ул 12 планшет белән җиһазландырылган, анда дүрт телдә (рус, татар, инглиз һәм гарәп) мөфтиләр һәм имамнар өчен борынгы училище турында бөтен мәгълүмат күрсәтелгән. Мәдрәсәне 1865 елда төзегәннәр, ул вакытта бу бөтен авылда бердәнбер кирпеч бина һәм ул заманда төбәктә иң зурлардан берсе булган. Хәзер бу бина - районның тарихи-мәдәни һәйкәле. Социаль хезмәтләр алучыларга кайчандыр эшләгән мәдрәсәнең миниатюра күчермәсе һәм Саба районы мәчетләре буйлап интерактив сәяхәт ошады. Алынган белемнәре һәм уңай хис-кичерешләре өчен яшьләр музей хезмәткәренә рәхмәт белдерде, һәм калдылар, экскурсиядән бик канәгать калдылар.
"Язгы мәрхәмәтлелек ае" акциясе кысаларында Нуриева Рәшидә "Саба муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәре "Язгы мәрхәмәт" акциясе кысаларында уникаль хезмәт күрсәтте. Ул Һадиева Диләфрүзне дусты Миңнәхмәтова Тәнзилә белән очрашу оештырды. Күпме шатлык, хис-кичерешләр һәм тәэсирләр!!! Аралашу - ул пенсионерларның һәм инвалидларның потенциалын ача, шулай ук актив яшәү рәвеше алып баруга этәргеч бирә торган озак вакыт тәрбияләү системасының бер юнәлеше. Хадиева Диләфрүз социаль хезмәткәргә зур рәхмәт белдерде.
16 нчы апрельдә тәрбияче Васильева Э.Р. «1945 елда Берлин стратегик һөҗүм операцияләре башланган көн» темасына дәрес үткәрде.
16 нчы апрельдә тәрбияче Сиразиева Г.Ф. «Баланың мәрхәмәтсез мөгамәләдән үзен яклау хокукы» дигән темага танып белү дәресе үткәрде.