20нче март көнне безнең балалар йортында мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәменә багышланган чара узды.
19 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы «Өлкән яшьтәге кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары» дигән темага лекция үткәрде. Интернатта яшәүчеләр йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын булдырмауның төп моментлары белән танышып үттеләр.: көн саен кан басымын үлчәү, канда холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту, баланслы туклану, уртача физик активлык, дөрес көн режимы, уңай эмоциональ халәт. Лекция тыңлаучыларга буклетлар таратылды.
"Һөнәрләр дөньясына беренче адымнар" түгәрәген гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Венский вафли" мастер - классында катнаштылар. Алар үзләрен чын пешекчеләр итеп хис иттеләр.
18 мартта безнең ил мөһим бәйрәм – Кырымның Россиягә кушылуы көнен билгеләп үтә. Аның хөрмәтенә «Сладкоежка» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр чын Кырым ризыгы – чебуреки әзерләгәннәр, аларны Кырымда «чир – чир»дип атыйлар.
Быел безнең ил истәлекле датаны – Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтә!
Кырым ярымутравы, Кара диңгез энҗесе, туган гаваньга әйләнеп кайтты, һәм бу вакыйга илебезнең яңа тарихының иң мөһим битләренең берсе булды.
2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы һәм герой-шәһәр Севастополь рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде, тарихи гаделлекне торгызды һәм ярымутрауда яшәүчеләрнең ихтыярын үтәде.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Лесхоз интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, интернатта яшәүчеләр белән берлектә «12 ел бергә!» дигән темага лекция үткәрелде.
17нче март көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында яшәүчеләр шәфкат туташы Хасбиева Г.Р. җитәкчелегендә скандинавия йореше чарасында катнаштылар. Саф һавада скандинавия таяклары белән йөрү-бу ял итү генә түгел, ә тулы физик йөкләнеш. Скандинавия йөреше бөтен тән мускулларын эшкә җигә һәм буыннарга артык йөкләнешсез активлыкны саклап калырга ярдәм итә.
13 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Интернатта тәрбияләнүчеләр белән берлектә ротангтан кашпо үрдек.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының гүзәл хатын-кызларына Мостафин Айдар Ибраһимович лалә чәчәкләреннән букетлар бүләк итте.
Лесхоз интернат-йорты администрациясе бик зур рәхмәтен белдерә.
Фитнес дәресләр
11 март көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар белән фитнес кунегуләре үткәрелде. Әлеге гади физик күнегүләр хәрәкәт активлыгын сакларга, кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Бу даими дәресләр хәрәкәт координациясен яхшырта һәм үз чиратында егылу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр Лесхоз интернат-йортына бәйрәм чарасы белән бардылар. Тәрбиячеләр Бәшәрова Р.С. һәм Солтанова Р. Д. җитәкчелегендә балалар ротангтан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.