ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәсенең уку залында татар язучысы Г. Исхакый иҗатына багышланган әдәби сәгать узды.


saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2023 ел
җомга

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 


saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Сегодня, 07 февраля, в здании КЦСОН «Балкыш» был организован «Единый день приема неплательщиков алиментов» при участии представителя службы судебных приставов, директора КЦСОН «Балкыш», заведующей отделением социальной помощи семье и детям, директора ЦЗН, начальника ОСЗ, начальника юридического отдела Совета Сабинского района и главы Кильдебякского сельского поселения.


saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2023 ел
җомга

27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тарихи сәгать, презентацияле чара, патриотик сәгать, видео-фильм карау кебек чаралар узды.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Россиянең Хәрби дан көне кысаларында 1944 елда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.

Әлеге чара кысаларында  белгечләр балаларны безнең ил тарихының героик сәхифәләренең берсе – камалыштагы Ленинград вакыйгалары, Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында таныштырдылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

19 нчы гыйнварда "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Саба районы үзәк хастаханәсе гериатры Ләйлә Нурмөхәммәдова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, үзәк директоры Гүзәл Закирова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Степанова катнашында социаль хезмәткәрләренең яңа елда беренче җыелышы булып узды.

Район гериатры өлкән яшьтәге кешеләрдә егылуларны һәм имгәнүләрне, кискен инсультны, миокард инфарктын һәм хастаханәдән тыш пневмонияне профилактикалауга юнәлдерелгән темаларга тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе үз чыгышында социаль хезмәткәрләрнең игътибарын күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, социаль хезмәткәр этикасы кодексына юнәлтте. Директор барысын да 2022 елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2023 елга бурычлар куйды.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире алда торган тикшерүләрнең планы һәм графиклары, планшетлар белән эшне активлаштыру белән таныштырды. Шулай ук грипп һәм сулыш-тын юллары вируслы инфекциясе профилактикасы, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм таныш булмаган затлар тарафыннан алдау гамәлләре турында да темалар кузгатылды. Җыелыш барышында башка актуаль мәсьәләләр дә каралды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Яңа ел җитәргә бик аз вакыт калды. Шәһәрләрдә дә, авылларда бар да төрле төсле утлар, янып торган чыршылар һәм кар сыннары белән бәйрәм тойгысы тудыралар. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре дә үз куллары белән төрле кар сыннарын ясап, бинаны төсле гирляндалар белән бизәп, учреждение территориясендә яна ел атмосферасы булдырдылар. Бина тирәсе төрле утлар һәм персонажлар астында матурланды, бәйрәм төсе алды.  


saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Социаль яклау бүлеге, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәгариф учреждениеләренә йөрмәүче  мөмкинлекләре чикле балаларны Яңа ел белән котладылар һәм аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.


saby.tatarstan.ru

Социаль яклау бүлеге, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар. Ата-аналар үз чиратында балаларына оештырылган искиткеч, тылсымлы бәйрәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International