Һәр елның 22 август көнне Россия үз флагын кабул итү көнен билгеләп үтә.
22 август көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс үткәрделәр. Чараның максаты: әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү; халык һөнәрчелеге турында күзаллау формалаштыру; иҗат сәләтләрен, фантазиясен, рәсем элементын башкаруның гамәли күнекмәләрен үстерү; халык традицияләренә, халык иҗатына мәхәббәт, җаваплылык, үзара ярдәмләшү, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү; Россия Дәүләт флагы белән таныштыру; Россия Федерациясе дәүләт флагының әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру.
Бүгенге көндә яшәешебезне аннан башка күз алдына да китерә алмаган сәнгать-фотосурәтне уйлап табуларына 200ел тулып килә. Фотога төшү, төшерү- бүгенге көндә хобби да, түләүле хезмәт тә, тормыштагы күңелле мизгелләрне чагылдырып, аларны истәлеккә калдыру чарасы да булып тора.Бөтендөнья фоторәсеннәр көне ел саен 19 нчы августта билгеләп үтелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
16 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре ведомствоара комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия 11 гаиләдә булды, әлеге гаиләләрдә 18 бала тәрбияләнә. Рейд барышында гаиләдә әти- әни белән балаларның дөрес аралашу максатыннан “Яшүсмернең психологик һәм эмоциональ үзенчәлекләре” дигән темага әңгәмә оештырылды. Янгын һәм электр куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.
Россия Хәрби-һава көчләре илебез горурлана торган озын һәм данлы тарихка ия. Хәрби хезмәткәрләрнең тыныч вакытта заманча техникасы һәм һөнәри осталыгы аркасында Россия күге ышанычлы сак астында.
1-нче август көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Шәйхиева Е.А. балалар белән берлектә Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көненә багышланган чара үткәрде.
28 июль көнне Югары Утар балалар интернат - йортында барлык төркемнәрдә дә «Халыкара дуслык көне «уңаеннан чаралар үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.