Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гатауллина Г.Ш. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
6-нчы июль көнне тәрбияче Тимергалиева Л.Х.җитәкчелегендә “Татар орнаменты” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде
5-нче июль көнне тәрбияче Эзекова Э.Р. җитәкчелегендә «Юл кагыйдәләренең каникуллары юк» дип исемләнгән тема буенча уеннар үткәрелде.
3-нче июль көнне «Изгелек эшлә " волонтерлары белән очрашу үткәрелде. Балаларыбызны сөендерү һәм җәйнең рәхәтлеген тою мөмкинлеген бирү өчен алар чын күңелле бәйрәм оештырдылар.
1-нче июль конне дару үләннәре белән таныштыру максатыннан Тимергалиева И.И. җитәкчелегендә "Табигать тиңсез хәзинә" дип исемләнгән чара үткәрелде.
28-нче июнь көнне безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Гилемханова А.Р. белән Яр Чаллы шәһәренең "Энҗе бөртеге" шифаханәсенә бардылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
2022-нче елның 5-нче маенда академик С.Н.Федоров исемендәге Чабоксар филиалының "Микрохирургия глаза" офтальмологлары тарафыннан тәрбияләнүчеләргә тикшерү уздырылды.
27-нче июнь көнне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры "Алтынчәч" спектаклен тәгъдим итте. "Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясе йортында тәрбияләнүче балалар бу спектакльне Пушкин картасы программасы буенча карадылар.
24-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”нда тәрбиячеләр тәрбияләнүче балалар белән “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән акциягә кушылдылар.