ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.


saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. Җиңү волонтерлары белән берлектә батырлык символы - Кызыл гвоздика ясадылар. Кызыл гвоздика үз иле өчен коелган кан символы, шулай ук Кызыл Байрак һәм җиңелмәс Кызыл Армия турында искә төшерү булып тора.

         Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.


saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2022 ел
җомга

17 июнь көнне Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Бу Бу ваемсыз вакыт белән саубуллашу да, кызыклы һәм мавыктыргыч белем дөньясына чуму да, олы,мәктәп тормышына аяк басу да.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәге ндә  ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез өчен куңел ачу чаралары  үткәрелә . 


saby.tatarstan.ru

10
июнь, 2022 ел
җомга

10 июнь көнне Саба районы  "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты" дәүләт казна учреждениесендә балалар Сабантуе үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды, истәлекле бүләкләр бирелде.


saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гатауллина Г.Ш. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.


saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

8 июнь-Социаль хезмәткәр көне!


saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2022 ел
җомга

Балалар йортында махсус спорт мәйданчыгы бар. Җәй җитү белән балалар йортында тәрбияләнүчеләр иртәнге гимнастика, җиңел атлетика буенча дәресләр, төрле спорт уеннары уйныйлар.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

“Саба якташлары” ҖЧҖ җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы ярдәме белән балалар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, социаль яклау бүлеге “Тургай” приютында мастер- класслар оештырды. Бәйрәм чарасы тәмле чәй артында төгәлләнде. Иганәче тарафыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International