2022 елның 5 маенда Югары-Утар балалар интернат йортының “Шәфкать“ бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Г. Ф. “ Җиңү тәрәзәләре” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнашты.
«Балкыш» -(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Георгий тасмасы» акциясе узды.
Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм 2022 елның 4 маенда Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.
2022 елның 1 маенда Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбиячеләр тарафыннан "Яз һәм Хезмәт бәйрәме"нә карата танып-белү чаралары үткәрелде.
30 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, ТР шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча икеайлык кысаларында, учреждение территориясендә өмә үткәрелде.
26 нчы апрель көнне Югары Утар балалар йортында бөек татар шагыйре Г.Тукай көне уңаеннан һәр корпуста тәрбияләнүчеләр белән чаралар үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
22 нче апрель көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э. Х. инициативасы белән Җир көненә багышланган "Җир-безнең йортыбыз"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп тора.
2022 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова муниципаль район Башлыгы Раис Минниханов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова белән берлектә Югары Утар балалар йортында булдылар.