ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

12 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Космонавтика көненә һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 62 ел тулуга багышланган тематик чара уздырдылар. Чараны үткәрүнең максаты: үз илеңә карата патриотизм хисе тәрбияләү, үз гомерләрен космосны яулауга багышлаган кешеләргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"
saby.tatarstan.ru

11 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган «Истә тотарга кирәк» темасына хәтер дәресе үткәрделәр. Чараны үткәрү максаты: балигъ булмаганнарның үз халкының тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен белү омтылышын формалаштыруга ярдәм итү, патриотизм, үз халкы өчен горурлык, җаваплылык хисе үстерү, Ватанга, фашизмны җиңгән кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"
saby.tatarstan.ru

"Демография" милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Саба районы медицина учреждениеләренә илтү гамәлгә ашырыла.

Бүген Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч һәм Мингер авыллары халкы өчен оештырылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2023 ел
шимбә

Бу атнада "Каникуллар безнең белән!" акциясе һәм "Пушкин картасы" мәдәни мәгърифәт программасы кысаларында, безнең тәрбияләнүчеләр катнашкан чаралар.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ
saby.tatarstan.ru

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе



17
март, 2023 ел
җомга

12-16 март көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты" узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

10
март, 2023 ел
җомга

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә булдылар. Рейдка чыгу максаты йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү.  Әлеге гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр корылды һәм буклетлар таратылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International