ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Хәзер безгә әкренләп милли хәтер кайта, һәм без борынгы бәйрәмнәргә, традицияләргә, фольклорга, сәнгать кәсепләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә яңача карый башлыйбыз. Анда әби-бабайлар үзләренең мәдәни казанышларыннан гасырлар буена иләк аша чәчелгән иң кыйммәтле әйберләрен безгә калдырганнар. 30 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Минем шәҗәрә агачы»дип исемләнгән яшьләр сәгате үткәрде. Сәгатьне ата-бабаларыбызга багышладылар, бишек бәйрәмен, мәкаль һәм әйтемнәрне, татар халкының фольклор уеннарын искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл китапханәсенә яшь укучылар өчен теләсә нинди зәвыкка туры килгән китаплар кайтты, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне китапханәдә "Сезнең өчен яңа китаплар, балалар!" дигән китаплар белән танышу көне узды. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар укучыларыбызны сөендерде. Китап киштәсендә һәр килүче үзенә мавыктыргыч китап тапты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе,  язучы Александр Николаевич Островскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Островскийның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга аның биографиясе, иҗат юлы, әсәрләре һәм пьесалары турында сөйләнде. Әдип 50 гә якын пьеса иҗат иткән. Шулай ук, ул чит ил классикасын тәрҗемә итү өстендә дә хезмәт куйган. Аның тырышлыгы белән рус тамашачысы Шекспирның эшләре белән таныша алды.

   Укучылар китапханәчене тыңладылар, сораулар бирделәр, зур кызыксыну белән әсәрдән өзекләр укыдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30нчы сентябрь көнне  Саба гимназиянең 3  “А” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Өлкәннәр көне алдыннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә  "Без яшь чакта... " дип исемләнгән чара булып узды. Директор Газизов А.З.лаеклы ялда булучы хезмәткәрләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Музыка мәктәбе укытучылары, кунакларны осталыклары һәм талантлары белән сөендереп, матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э. Р. "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән шкатулка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Нәтиҗәдә һәркем иҗат процессыннан бик күп ләззәт, яңа күнекмәләр һәм үз куллары белән ясалган кечкенә могҗизадан кәнәгатьлек хисләре алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Тәрәзә кырыйларын һәм стеналарны шпаклевкалау, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Казаннан кунаклар кабул итте. Алар беренче бүлек буенча экскурсияне игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. "Хайваннар дөньясы" бүлеге аларны аеруча сокландырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеена Казан шәһәреннән туристлар килде. Алар мәдрәсә имамының шәхси китапханәсеннән сакланып калган китапларны игътибар белән карадылар, мәдрәсәдә укып чыккан күренекле шәхесләр турында мәгълүматны  бик кызыксынып тыңладылар. Музейдан бик яхшы тәэсирләр белән киттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

Татар халкында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе –Уңыш бәйрәме - «Сөмбелә». Бу бәйрәмне көзге  каршылык көнендә билгеләп үтәләр. Бу вакытта уңыш җыеп алына, көзге чәчү эшләре төгәлләнгән була. Бу татар халкының Хезмәт бәйрәме. Аның тамырлары бик борынгы, бабайлар аны барлык кыр эшләре тәмамлануга шатланып бәйрәм иткәннәр. Сембелә бәйрәмендә кешеләр озак катлаулы эшләрдән соң ял иткәннәр. 28 сентябрьдә авыл халкы өчен Сабантуй мәйданында  Олы Кибәче клубы һәм китапханәсе тарафыннан Уңыш бәйрәме оештырылды. Чарада «Иң зур бәрәңге», «Менә бу уңыш!", "Көзге чәчәк бәйләме" дигән күңелле конкурслар үткәрелде. Катнашучылар һәм гаиләләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл китапханәсендә танылган совет язучысы Николай Островскийның тууына  120 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе - портреты оештырылды. Аның әсәрләре күп буыннар йөрәгендә тирән эз калдырган. Күргәзмәдә Островский китапларының   басмалары, шулай ук аның тормышына һәм иҗат юлына багышланган материаллар тәкъдим ителде. Китапханәче язучының тормышы һәм язмышы турында кызыклы хикәяләр әзерләде, аның шәхси тәҗрибәсе һәм тормышка карашлары әсәрләрендә ничек чагылыш тапканлыгын ассызыклады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International