ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2026 ел
якшәмбе

 Шәмәрдән авыл, балалар китапханәсе «Дуслык» клуб берләшмәсе өчен «Гаилә альбомыңа күз сал» исемле истәлекләр сәгате үткәрде. Нәрсә ул гаилә альбомы? Бу фотосурәтләр белән битләр генә түгел-ул гаилә елъязмасы, һәр фотосурәт-ул тормыш кисәге, тормыш юлының бите. Китапханәчеләр кунакларга гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен кору принциплары турында сөйләделәр, рус классикларының һәм хәзерге язучыларның гаилә кыйммәтләре турындагы әсәрләре белән таныштырдылар. Чарада катнашучылар гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, үзләренең гаилә альбомнарына күз салдылар һәм туганнары һәм дуслары белән булган гаилә тарихлары турында күңелгә үтеп керерлек истәлекләр белән уртаклаштылар. Катнашучыларның һәркайсы буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре турында сөйләде. Гаилә альбомнары-ул фотосурәтләр генә түгел, бу тарих һәм хис-кичерешләрне саклаучы чын хәзинәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
май, 2026 ел
шимбә

Һәр кеше алдында сораулар тора, аларга җаваплар күп очракта язмышны билгели. Һөнәр сайлау - кеше тормышында зур роль уйный, күңелгә хуш килгән эшне сайларга кирәк. Нәкъ менә шундый мизгелдә һәр яшь кешегә ярдәм кирәк.

Олы Нырты авыл китапханәчесе Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Кем икмәк пешерүче яки табиб булырга тели, китапханәчедән сора» дигән тәкъдимнәр калейдоскобы оештырды. Ул балаларга хәзерге вакытта илдә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде, китапханәдә булган әлеге тема буенча әдәбият белән таныштырды, һөнәр сайлауның төп кагыйдәләрен атады, һөнәр сайлауда типик хаталарга һәм кыенлыкларны күрсәтте. 

Китапханәче һөнәре турында җентекләбрәк сөйләде: эшнең барлык юнәлешләрен һәм нечкәлекләрен ачты.

Чара азагында «Син һәм синең һөнәрең»дигән тест-сораштыру үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 2 май көнне кече Кибәче авыл китапханәсендә “Яхшылык эшләүне кичектермик” темасы буенча аралашу сәгате үткәрелде Очрашуда катнашучыларга үзләре нинди яхшылыклар эшләүләре хакында  сөйләргә тәкъдим иттеләр, аннары алар ситуатив уенда катнаштылар, төрле сценарийлар һәм мондый очракларда үзләре   ничек эшләрләр  иде кебек сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче өлештә катнашучыларга китаплар укыдылар һәм кешенең әдәп-әхлак сыйфатларын кайгырту, намуслылык, мәрхәмәтлелек һәм башкалар турында сөйләштеләр..

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау — дөнья тетрәнгән көн буларак мәңгегә калачак. Бу вакыйганы искә төшереп, Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» түгәрәгенә йөрүчеләр өчен «Чернобыль фаҗигасы» исемле хәтер сәгате үткәрелде.

Утырышка Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә үз өлешен керткән Муллахмәтов Марат Разакович чакырылган иде. Ул үзенең читләшү зонасында  куелган бурычлары, ликвидаторлар алдында торган кыенлыклар турында да сөйләде.

Очрашу катнашучыларга коточкыч вакыйгаларны — XX гасырның иң зур техноген һәлакәтләренең берсен юк итүдә катнашкан кеше күзлегеннән карарга мөмкинлек бирде. Бу фаҗига илебез тарихында Ватан алдында гына түгел, бөтен кешелек алдында да үз бурычларын намус белән үтәгән кешеләрнең моңарчы күрелмәгән батырлыгы, каһарманлыгы һәм профессиональлеге үрнәге буларак калачак.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2026 ел
җомга

24 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына  140 ел тулу уңаеннан “Тукай” паркында мәдәният бүлеге оешмалары тарафыннан оештырылган “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән бәйрәм  кичәсе үткәрелде. Чара башында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы  матур теләкләрен җиткерде, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.  Бәйрәм  район мәдәният йорты солистлары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Сабаның балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Сәнгать мәктәбе укучылары Г.Тукайның “Таз малай” әсәре буенча куелган “Мәдрәсәдә булган хәл” күренеше  чарага ямь  өстәде. Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлын искә төшереп, истәлекләрне яңартып, Тукай тормышында хатын-кыз образлары күренешен Район китапханәсе хезмәткәрләре сәхнәләштерде. Китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче китап укучыларыбыз, үзләре иҗат иткән шигырләрен сөйләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы матур бәйрәм чарасы белән котлады, теләкләр белән уртаклашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Саба гимназиясе укучылары өчен агач әйберләргә бизәк төшерү буенча тематик яктан шагыйрь иҗаты белән бәйле мастер‑класс оештырылды. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Шулай ук "Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында"викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2026 ел
якшәмбе

"Әдәби алан" проекты Тукай айлыгы булып дәвам итә. Явлаштау авыл китапханәсенең "Белмәмеш" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар проектның яңа биремнәрен үтәделәр. Балалар Габдулла Тукайның "Сабыйга", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Су анасы" әсәрләреннән өзекләрне бик тиз танып алып , дәфтәрләренә язып куйдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18 апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе Мамалай авыл клубы белән берлектә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган 15 нче «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты."Россиядә  ничә төрле халык яши?" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Җир йөзендә Россиядәге кебек күп төрле халыклар яшәгән бер генә дәүләт тә юк. Бөек Ватан халкы дистәләгән телдә сөйләшә. Мәктәпләрдә балалар дистәләгән төрле телләрдә укый, җырлар җырлана, китаплар басыла. Катнашучылар ни өчен Россияне күпмилләтле дип атауларын һәм анда күпме халыклар яшәвен белделәр. Аннан соң борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Бөек күпмилләтле дәүләтнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чарада алар китап һәм сүз тылсымы аша бердәмлекне тойдылар, гаҗәеп әдәбият дөньясына чума алдылар, илнең төрле халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. «Библиотөн 2026 " китап — һәркемгә аңлаешлы универсаль тел, ә китапханә — һәркем үз туган җирен таба торган йорт, дигән символга әверелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2026 ел
шимбә

18 апрельдә – Боз өсте сугышында – Чудь күлендә узган сугышта князь Александр Невскийның рус гаскәрләре немец рыцарьларын җиңгән көн.Саба үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучылар өчен "Александр Невский. Чудь күлендә Җиңүе" дип исемләнгән тарихи-мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Рус җиренең Бөек яклаучысы, полководец Александр Невский белән таныштырып, Боз өсте сугышында ничек җиңү яулавы турында сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2026 ел
җомга

2026 ел хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 17 апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә « хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Видео-презентациядән балалар Россиянең 20 шәһәренең «Хезмәт батырлыгы шәһәре»исеме белән бүләкләнүен белделәр. Шәһәрләр армияне һәм гади гражданнарны авыр шартларда кирәкле продукция белән өзлексез тәэмин иткән өчен бүләкләнде. Күп кенә Документлар кешеләрнең кайчак үз гомерләрен корбан итеп, үз эшләрендә чын батырлык күрсәткәннәрен раслый.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International