ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Сатыш авыл китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Язучы бик күп документаль китаплар авторы булып тора. Аның әсәрләренең күп геройлары чын томыштан алынган,  Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы геройлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

9 сентябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Без террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул махсус датага – террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды.  Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен билгеләү, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булган.  Чарага «Россия терроризмга каршы» дигән китап-иллюстратив күргәзмәсе әзерләнде, анда материаллар һәм китаплар тәкъдим ителде. Алар Бесландагы фаҗига һәм терактларны кисәтү турындагы мәгълүматны  үз эченә алган. Әлеге күргәзмә буенча әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Террорчылык вәзгыяте барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Китапханәче балалар белән бергә теракт корбаны булмас өчен гражданлык уяулыгын күрсәтүнең никадәр мөһим булуы турында фикер алышты, шулай ук террорчылык акты янаган очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Балалар террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр алдылар, аларда теракт куркынычы янаганда гамәлләр турында, шартлаткыч җайланманы тапканда нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат бар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Фашизм корбаннарын искә алу көне илебез халкы өчен иң күңелсез даталарның берсе. Әлеге искә алу көне 1962 нче елның сентябреннән башлап, сентябрьнең икенче ял көнендә үткәрелә. Бу уңайдан, 7 сентябрь көнне Сатыш авыл китапханәсендә мәгълумат сәгате үткәрелде.Китапханәче немец илбасарларының җинаятьләре, күп кенә милләтләрнең юкка чыгарылуы турында ,сугыш вакытында ачтан үлүчеләр, концлагерьларда,тоткынлыкта җәзалап үтерелүчеләр турында сөйләде. Хатынь авылы, Освенцим төрмәсе, Бухенвальд, Дохау, Майданек концлагерьларында булган вакыйгалар искә алынды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Табигать-серләр һәм табышмаклар белән тулы искиткеч дөнья. Һәм без бу дөньяны сакларга тиеш. Урман һәм яшелчә бакчаларындагы, сулыклардагы һәм болыннардагы күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар кешеләрнең ярдәменә һәм кайгыртуына мохтаҗ. Табигатьне саклау кирәклеген искәртү максатында  Шәмәрдән балалар китапханәсе үз укучыларына «Алар яклауга мохтаҗ» дигән закладка таратты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе Мәртен авылында (күчмә китап бирү пунктында) укучылар өчен «Экстремизм: төшенчәләр һәм төрләре»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара вакытында китапханәче экстремизмның нәрсә икәнен аңлатты. Үзенә һәм башкаларга карата толерантлык, дөньяга толерант караш, барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт турында сөйләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Керә-керешкә бистәбезнең матурлыгына, чисталыгына соклануларын белдерделәр. Музейда экспонатларның күплеге, төрлелеге һәм әлбәттә инде, хайваннар дөньясы соклану хисе уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Турникет белән идарә итү системасын һәм җылыту радиаторларын монтажлау буенча эшләр алып барыла, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре дә башкарыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Актаныш районыннан килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Кунаклар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Аеруча  19 гасыр ахыры 20 гасыр башына караган хатын-кыз, ир-ат киемнәренең тегелеше, формасы аларны җәлеп итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы музейлар системасы хезмәткәрләре Сатыш авылы өлкәннәре белән Арча районына сәяхәт кылдылар.Сәяхәтебез педагогик көллияттә урнашкан "Әлифба" музееннан башланды. Анда без дөньяның төрле илләреннән килгән 166 әлифба китаплары һәм аларны язучы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Валитоваларның тормыш юллары белән таныштык. Юлны дәвам итеп Г. Тукай исемендәге рухи- мәгърифәт узәгенә килдек. Үзәкнең эшчәнлеге белән таныштык. Г. Курсави, Г.Камал, М.Мәһдиев музейларында булып, куп кенә мәгълумәтләр алдык. Сәяхәтебезнең ахырында "Казан арты" тарих-этнография музеенда булып, Арча тарихы белән танышып, музей хезмәткәрләре, тарих сөючеләр белән әңгәмә  корып, тәжрибә уртаклаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International